Билетлар сатудан җыелган акча тулысынча Казанда балалар хосписы оештыруга тотылачак.
(KZN.RU, 15-нче февраль). Бүген Салих Сәйдәшев исемендәге Зур концертлар залында ТР Дәүләт симфония оркестрының хәйрия концерты булып узды. Маэстро Александр Сладковский чакыруы буенча Казан Мэры Илсур Метшин Галисәгар Камал исемендәге театры артисты Нәфисә Хәйруллина белән “Щелкунчик” симфония әкиятен укыды.
Концерт онкология белән авырган балалар көне уңаеннан үткәрелде. Билетлар сатудан җыелган акча тулысынча Казанда балалар хосписы оештыруга тотылачак.
Александр Сладковский идарәсендәге Татарстан республикасы Дәүләт симфония оркестры музыкантлары башкаруында Петр Чайковский музыкасына язылган “Щелкунчик” симфония оркестры яңгырады. Әсәр Э.Т.Гофман әсәре мотивлары һәм Мариус Петип либреттосы буенча әзерләнгән.
“Бүген сәхнәдә искиткеч музыкантлар белән битараф булмаган кешеләр проектында катнашу – минем өчен зур җаваплылык”, - диде Илсур Метшин.
Билгеле булганча, хәйрия чараларында танылган кешеләр катнашуы – дөнья күләмендә таралган тәҗрибә, танылган кешеләр мондый проектларга акчалата гына түгел, эш-гамәлләре белән дә ярдәм итә.
ТР ДСО элеккеге хәйрия концертларында кебек үк билетлар алдан ук сатылып беткән һәм “Щелкунчик” аншлаг белән яңгырады. Концерт барышында 1973 елгы “Щелкунчик” Совет мультфильмыннан фрагментлар күрсәтелеп барды. Казан хореография училищесы укучыларының чыгышы үзенә күрә көчле аккорд булды.
Концерт тәмамлангач, Александр Сладковский шәһәр башлыгына катнашканы өчен рәхмәтен белдерде. Үз чиратында, Илсур Метшин хоспис төзелешенә ярдәм күрсәткән маэстрога, музыкантларга, битараф булмаган казанлыларга рәхмәтен белдерде һәм Анжела Вавилова исемендәге фонд рәисе Владимир Вавиловка акчалата сертификат тапшырды. “Шәһәргә, ярдәмгә мохтаҗ булган кешеләргә ярдәмегез өчен рәхмәт сезгә”, - дип белдерде ул.
Исегезгә төшерәбез, бу – ТР ДСО танылган кешеләр катнашындагы дүртенче хәйрия концерты. Һәр юлысы акча хоспис булдыруга тотылды. Узган елларда Чулпан Хаматова, алып баручылар Лилия Гильдеева һәм Дмитрий Нестеров, башка танылган казанлылар катнашында әлеге концертлар ярдәмендә 10 млн сум тирәсе акча җыелган. ТР ДСО бүгенге хәйрия концерты 3 млн 465 сум акча җыярга ярдәм иткән.
Озак көтелгән хоспис төзелеше узган елның җәендә башланды. Беренче чиратны – 18 яшькә кадәр 12 урынлык 10 палатаны – 2014 елның 1 июненә тапшырырга планлаштырыла.