Казан Мэры Зәкиев округы сайлаучылары белән очрашты.
(KZN.RU, 13-нче февраль). Казан Мэры Илсур Метшин бүген “Азино-1” микрорайоны халкы белән очрашты. Чара 174-нче номерлы мәктәпнең актлар залында узды. Шәһәр башлыгы үз округының сайлаучыларына ел дәвамында башкарылган эш турында хисап тотты һәм Азино халкы белән 2014 елга планнар белән бүлеште.
Исегезгә төшерәбез, бу көннәрдә Казан шәһәре Думасы депутатлары халык алдында хисап тоталар. Шәһәр Думасының рәисе Илсур Метшин Зәкиев сайлау округының депутаты булып тора. Башкала Мэры белән очрашуга 200-дән артык кеше килгән иде, алар җитәкчегә шәһәр хуҗалыгының төрле өлкәләренә кагылган сорауларын бирделәр.
“2013 ел безнең өчен тарихның алтын бите булып торачак. Бу – Универсиада үткәрелгән ел. Һәр казанлы, 2013 елның безнең өчен уңышлы булсын өчен, Уеннарга әзерлек вакытында кулыннан килгәннең барысын да эшләде. Төзелгән объектлар үзләре сөйләп тора, халык шәһәрдәге тормышның ни рәвешле үзгәргәнен тойган дип ышанасы килә”, - дип билгеләде Илсур Метшин, очрашуны ачкан вакытта.
Казан Мэры масштаблы төзелеш эшләре барышында күрсәтелгән түземлекләре өчен халыкка рәхмәтен белдерде. “Универсиада ике атна эчендә узды, әмма аның җимешләреннән әле озак файдаланачакбыз”, - диде шәһәр башлыгы.
Казандагы Уеннарга әзерлек кысаларында урам-юл челтәрен, спорт инфраструктурасын үстерү буенча мастштаблы эш башкарылган, ә шәһәрне төзекләндерү эше принципиаль рәвештә яңа дәрәҗәгә чыгарылган. Җәмәгать транспорты яңартылды, яңа 3 метро станциясе ачылды. Тарихи биналарны реконструкцияләү аркасында Казан үзәге яңа тормышка ия булды.
Шуларның нәтиҗәсе итеп, бүгенге көндә Казан инвестицияләр җәлеп итү һәм туристлар саны буенча лидерларның берсе булып тора. “Әле берничә ел элек кайбер кешеләр миллион турист санына ышанмады, әмма хәзерге вакытта шәһәребезгә ел саен миллион ярымнан артык кеше килә”, - дип билгеләде Казан Мэры.
Илсур Метшин очрашуның Россиядә Олимпия уеннары үткәрелгән вакытта узуын билгеләде. Әлеге вакыйганы оештыруда 2,5 мең казанлы катнаша. Алар барысы да Универсиаданы үткәргән вакытта шактый тәҗрибә җыйды һәм хәзерге вакытта Сочида Казанны лаеклы рәвештә тәкъдим итәләр.
Казан Мэры сүзләренә караганда, 2013 елда Универсиададан кала да шактый әһәмиятле чаралар булып узды. Беренче чиратта, бу – “Азино” микрорайонында һәм тулаем шәһәрдә социаль инфраструктура үсеше. Шулай итеп, узган елда Дәрвишләр бистәсендә, Киров районында һәм Азинода озак көтелгән поликлиникалар ачылган. Нагорный бистәсендә табиблар амбулаториясе төзелгән.
Моннан тыш, Казанда балалар бакчалары һәм мәктәпләр төзелеше дәвам итә. Традиция буенча 1 сентябрь көнне яңа гына мәктәп ачылган, ягъни “Кояшлы шәһәр”дәге мәктәп беренче укучыларын кабул иткән. “Сез миңа беренче тапкыр депутат булу хокукы мөмкинлеген биргән вакытта “Азино”дагы проблемаларны хәтерлим. Төзекләндерелмәгән ишегаллары, балалар бакчаларының юклыгы, су үтә торган түбәләр. “Бәләкәч” программасы ярдәмендә соңгы елларда “Азино”да гына 20 балалар бакчасы барлыкка килде. Быел Казанда тагын 28 балалар бакчасы салыначак, шуларның 9-ы Совет районында булачак. Кеше шулай итеп яратылган инде ул: шартлар күбрәк тудырылган саен, аның таләпләре дә үсә бара. Казанда тормыш шартларының яхшыруының төп күрсәткече – “демография бум”ы. Узган елда бездә 21 меңнән артык бала туган – без Совет чорында билгеләнгән туучылар рекордын уздырдык”, - диде Илсур Метшин.
Шәһәр башлыгы әле берничә ел элек “Азино”дагы иң кискен проблемаларның торак-коммуналь хуҗалыкка кагылганын искә төшерде. Аерым алганда, күпчелек йортларда кышын бик салкын иде. Әлеге проблеманы хәл итү өчен, 21 млн сумнан артык акча бүленеп бирелгән, подрядчы оешмалар 84 км панельара ямауларны җылыткан.
2013 елда торакны һәм мәктәпләрне капиталь ремонтлау буенча эшләр дәвам итте. 150 ишегалдында яңа балалар мәйданчыклары барлыкка килде, 78 ишегалдында чокырларны ямау ремонты башкарылды.
Казанда массакүләм спорт үсеше дәвам итә. Узган елда “Алтын шайба” һәм “Күп туп” турнирларында 6500 меңнән артык кеше катнашкан. Бүгенге көндә Татарстан башкаласында эре спорт корылмаларыннан тыш якын-тирәдә урнашкан объектлар, аерым алганда, 100-дән артык хоккей тартмасы уңышлы эшләп килә, шулардан 74-е – пластик.
“7 ел элек Казанда даими рәвештә спорт белән шөгыльләнүчеләр саны 11%-ны тәшкил иткән. Бүгенге көндә андый казанлылар саны – 33%. Бу көннәрдә без 35 меңнән артык кеше катнашкан шәһәркүләм Спартакиаданың нәтиҗәләрен чыгардык”, - дип билгеләде шәһәр башлыгы.
Очрашуга килгән кешеләр Илсур Метшинга аларны аеруча борчыган сорауларны бирделәр. Парковка урыннары оештыру мәсьәләсе ни рәвешле хәл ителәчәге, алар булмау сәбәпле машина хуҗаларына машиналарны ишегалларында калдырырга туры килгәне – иң борчыган мәсьәләләрдән. Шәһәр башлыгы Татарстан башкаласында елдан ел автомобильләр саны артканын искә төшерде. Бер гаиләгә 2-3 машина туры килә, мондый йөкләмәне җиңү шактый авыр. Шуңа да карамастан, бу юнәлештә эш, һичшиксез, дәвам итәчәк.
“Казанда яңа парковка урыннары булдырылачак, бөкеләр белән һәм юл кагыйдәләрен үтәү өчен көрәш дәвам итәчәк”, - дип ышандырды шәһәр башлыгы.
Шулай ук Казан Мэры Универсиада алдыннан транспорт инфраструктурасын үстерү чараларының өчтән бер өлеше генә үтәлгәнен, алда эшнең күплеге хакында сөйләде.
Казанлыларның берсе “Азино”да метроның кайчан барлыкка килүе белән кызыксынды. “2018 елгы футбол чемпионатын әзерләү кысаларында метро тармагын “Казан-Арена” футбол стадионына кадәр уздыра алачагыбызга зур өметләр багладык. Ике вариантыбыз бар иде – яңа тармакны “Төньяк вокзал” станциясеннән алып Яңа Савин районы буенча, Җиңү паркы аша алып бару. Икенче вариант итеп без “Азино-1”, ат спорты комплексы һәм Совет мәйданы аша озынрак тармак. Әмма әлегә федераль хакимият стадионга метро уздыру кирәклеген хуп күрмәде”, - дип хәбәр итте Илсур Метшин.
Сахаров урамында яшәүчеләр төркеме үз ишегалдын төзекләндерергә теләп, аларга кара туфрак китерү хакында сорады. “Халык тарафыннан инициатива булган вакытта, без кара туфрак, үсентеләр һәм калганы белән дә ярдәм итәргә тырышырбыз”, - дип вәгъдә итте Казан Мэры.
Илсур Метшинга Татарстан башкаласында мәдәниятне үстерү хакында да сорау бирелде. “Без Россиянең спорт башкаласы итеп саналабыз, әмма шул ук вакытта без Идел буеның фәнни үзәге дә, көчле традицияләре булган мәдәни башкала да булып торабыз. Казанда ел саен күпсанлы фестивальләр һәм иҗади бәйгеләр үткәрелеп килә. Мәдәниятебез дәрәҗәсенең күрсәткече – Универсиаданың ачу һәм ябу тантаналары. Әлеге тамашаларда катнашучыларның 99%-ы Казан артистлары иде”, - дип билгеләде Илсур Метшин.
“Гомумән алганда, тормышта та спорттагы кебек үк – югары планканы алып була, әмма профессиональ хезмәт кенә аны саклап кала ала. Узган елда без югары күрсәткечләргә ирештек, әмма командабыз алдында шәһәрдәге тормышны алга таба да яхшырту бурычы тора. Без сезнең өчен эшлибез, сораулар бирүегез шатландыра, чөнки сезнең мөрәҗәгатьләрегез – эшебездә төп юнәлеш. Казан Мэриясенең интернет аша кабул итү хезмәте тәүлек дәвамында эшли, сорауларыгызны калдырыгыз. Башкарылмаган эшләр эшләгәнгә караганда һәрвакытта да күбрәк. Әмма һәрбер эштә иң мөһиме – беренче адымны ясап, алга атлау. Куркынычсыз һәм төзекләндерелгән шәһәрдә яшәү өчен без бергәләп алга барырга тиеш”, - дип нәтиҗә ясады Илсур Метшин.