ТР башкаласы Мэры "Спортлы Казан - 2013” III шәһәркүләм Спартакиадасына нәтиҗәләр ясауда катнашты.
(KZN.RU, 13-нче февраль). Татарстан башкаласы Мэры Илсур Метшин “Спортлы Казан - 2013” өченче шәһәркүләм Спартакиадасы җиңүчеләренә лаеклы бүләкләрен тапшырды. Тантаналы чара Бокс һәм өстәл теннисы үзәгендә узды. “Шундый ярышлар аркасында күп кеше катнашындагы спортны үстерә алабыз. Шулай итеп, бүген шәһәребездә һәр өченче казанлы даими рәвештә физик культура һәм спорт белән шөгыльләнә”, - дип билгеләде бүләкләү барышында шәһәр башлыгы.
Шәһәр хуҗалыгының төрле өлкәләре хезмәткәрләре һәм дуслар командалары арасында спорт ярышларын үткәрү традициясе Казанда 2011 елда шәһәр Мэриясе инициативасы белән кире кайтарылды. Спартакиада программасына спортның аеруча популяр төрләре кертелгән, шулар арасында – мини-футбол, волейбол, йөзү, җиңел атлетика, чаңгы ярышлары һ.б. 2012 елда катнашучыларның күпсанлы сораулары буенча велоспорт, ә узган елда өстәл теннисы һәм бадминтон спорт төрләре кертелгән. Шулай итеп, “Спортлы Казан - 2013” катнашучылары 9 дисциплинада көч сынашты.
“Спартакиадабызны берничә спорт төре буенча гына үткәрә башладык. Катнашкан командалар саны да күп түгел иде. Шул ук вакытта узган ел барышында гына катнашучылар саны 30 меңнән 35 мең кешегә артты. Безнең ярышларда җиңелгәннәр юк. Безнең Спартакиадада спорт, сәламәт яшәү рәвеше һәм Спартакиада җиңде”, - диде Илсур Метшин сәламләү сүзендә.
“Нәтиҗәләрне Россиянең Олимпиаданы кабул иткән көннәрдә кабул ителүе дә аерым әһәмияткә ия. Без барыбыз да җыелма командабызны чыгышын күзәтәбез. Бүген Олимпиадада баш хоккей командасы старт ала. Көндәшләрне җиңүебездә шик юк. Шуны да әйтергә кирәк, Спартакиада быел Универсиада белән дә туры килде. Универсиада һәм Олимпиада кебек чаралар аркасында бөтен илебез җиңә”, - дип өстәде шәһәр башлыгы.
Спартакиада ярышлары өч этапта уза. Беренчесендә - җиңүчеләрне предприятие күләмендәге ярышларда ачыклыйлар, икенчесендә - җыелма командалар үз өлкәләрендәге вәкилләр белән көч сынаша, өченче этапта шәһәркүләм финал җиңүчеләре билгеләнә.
Бүген шәһәр хуҗалыгының һәр өлкәсендәге иң яхшы дип табылган командалар һәм җанатарлар өчен шәһәрнең иҗат коллективлары катнашында концерт программасы әзерләнгән иде.
Моннан кала, “Спортлы Казан”ның барлык катнашучыларына көтелмәгән бүләк әзерләнгән иде – видеокотлау белән аларга легендар волейбол тренеры Владимир Алекно, “УНИКС” баскетбол командасының үзәк уенчысы Дмитрий Соколов, “Казаночка” баскетбол командасының капитаны Мария Никитина һәм “Динамо” туплы хоккей командасының капитаны Сергей Шабуров мөрәҗәгать итте.
Тагын ике танылган спортчы, шәһәр халкын бәйрәм белән котлау өчен, Бокс һәм өстәл теннис үзәгенә килгәннәр иде. “Ак Барс” форварды Дмитрий Обухов һәм профессиональ спортчылар исеменнән сәламәт яшәү рәвешен алга таба да саклап, актив рәвештә спорт белән шөгыльләнергә чакырган “Динамо - Казан” ВК либеросы Екатерина Уланова килгәннәр иде.
2013 елгы шәһәркүләм Спартакиадасы нәтиҗәләре буенча иң спортлы өлкә итеп мәгариф өлкәсе танылган. Шулай ук аерым бүләк белән “Спортлы Казан - 2013”нең барлык спорт дисципланаларында катнашкан “Казан Ривьерасы” командасы билгеләнгән.
Индивидуаль бүләкләргә иң актив спортчылар ия булган. Алар – 146-нчы номерлы мәктәпнең физик культура укытучысы Роман Федорченко һәм “ПАТП-2” МУП диспетчеры Елена Дмитриева.
Һәр өлкәдә шәһәркүләм Спартакиадасы ярышларында аеруча актив катнашкан командалар акчалата сертификатлар белән бүләкләнгән.
Сәнәгать предприятиеләре арасында, шулай ук кече һәм урта бизнес вәкилләре арасында – “Казаньоргсинтез” ААҖ командасы, көч структуралары өлкәсендә Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча 35-нче номерлы махсус идарәсе командасы иң яхшы дип танылган.
Казан шәһәре Башкарма комитетының җыелма командасы муниципаль һәм дәүләт хезмәткәрләре арасында билгеләнгән. Казан дәүләт архитектур-төзелеш университеты һәм Совет районының мәгариф бүлеге – “Мәгариф” өлкәсендә җыелма командалары арасында билгеләнгән.
Финанс учреждениеләре, салым хезмәтләре һәм банклар арасында “Казан банкы” җыелмасы бүләкләнгән, ТКХ өлкәсендә - “Уютный дом” ҖЧҖ командасы, төзүчеләр арасында “Союз” конструкторлы бюросы үзен аеруча актив күрсәткән. “Транспорт һәм элемтә” өлкәсендә - “ПАТП-2”, сәламәтлек саклау өлкәсендә - ашыгыч медицина ярдәме станциясенең җыелмасы, “Дуслар” командалары арасында “Триумф дуслары” командасы бүләкләнгән.
Бүләкләү тантанасы ахырында Илсур Метшин гомумкоманда зачетындагы җиңүчеләргә кубоклар тапшырды. Барлык ярышлар нәтиҗәләре буенча РФ Казан буенча Эчке эшләр идарәсе җиңгән. Икенче урынга “Метроэлектротранс” МУП чыккан, өченче урында – “Триумф дуслары” командасы.
“Сез барыгыз да сәламәт яшәү рәвеше алып барасыз һәм үз мисалыгызда балаларыбызны да шуңа илһамландырып торасыз. Казаныбызның спорт объектлары саны буенча гына түгел, спорт белән даими рәвештә шөгыльләнүчеләр саны буенча Россиянең спорт каласына әверелүе турында хыялланам. Соңгы 7 ел эчендә сәламәт яшәү рәвешен алып баручылар саны 3 тапкыр артты, бүгенге көндә һәр өченче казанлы физик культура белән даими шөгыльләнә”, - диде Илсур Метшин.
Шулай ук Татарстан башкаласы Мэры Спартакиада вакытында спорт белән шөгыльләнү өчен шартлар тудырган һәм моны хуплаган предприятие җитәкчеләренә рәхмәтен белдерде. “Мондый ярдәмнән башка сезнең коллективларыгыз лаеклы нәтиҗәләр күрсәтә алмас иде”, - дип нәтиҗә ясады шәһәр башлыгы.