Илсур Метшин Сочида узачак Олимпия Уеннарының оештыручыларына һәм катнашучыларына уңышлар теләде.
(KZN.RU, 20-нче гыйнвар). Сочидагы Кышкы Олимпиада агымдагы елның төп спорт чарасы булачак. Россия җыелма командасының киңәйтелгән исемлегендә 8 Казан спортчысы бар. Казан Мэры Илсур Метшин бүген “эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсендә булачак Уеннарны оештыручыларга һәм спортчыларга уңышлар теләде.
Физик культура һәм спорт комитеты рәисе Илгиз Фәхриев Татарстан Республикасыннан илебезнең җыелма командасына киңәйтелгән исемлеккә 11 спортчы кертелгәнен хәбәр итте. Шуларның 8-е казанлылар – Алексей Терещенко, Евгений Медведев, Илья Никулин (хоккей), Нияз Нәбиев һәм Денис Исайкин (ике төр ярыш), Анастасия Доценко һәм Наталья Жукова (чаңгы спорты) һәм Артем Глебов (фристайл).
Исемлекнең соңгы варианты 25-нче гыйнвар көнне билгеле булачак. “Безнең барлык кандидатларыбыз ахыргы составка кереп, Россияне, Татарстанны һәм Казанны Олимпиадада лаеклы рәвештә тәкъдим итәчәк, дип ышанабыз”, - дип белдерде Илгиз Фәхриев.
“Спортчыларыбызга уңышлар теләргә кала. Олимпиада – елның төп вакыйгасы. Аллаһы кушып, илебез горурлыгы өчен бер сәбәп булып торыр. Оештыручыларга, хезмәттәшләребезгә, Сочи һәм Краснодар крае җитәкчелегенә уңышлар телибез. Олимпиада алдыннан шәһәрдә булып кайттык, анда шактый зур эш башкарылган, искиткеч инфраструктура һәм объектлар салынган. Туклану, транспорт, куркынычсызлыкны оештыру кебек күп сораулар барлыгын беләбез. Аллаһы кушып, барысы да әйбәт килеп чыксын. Илебезнең уртак уңышы булачак бу. Олимпиада өчен Универсиаданы үткәргәндәге кебек үк кайгыртып торабыз”, - дип билгеләде Илсур Метшин.
Казан Мэры 29-нчы гыйнвар көнне Татарстан башкаласында Уеннарга илебезнең җыелма командасы әзерлеге башланганын искә төшерде. “Кичә мин хәзерге вакытта Детройда булган командабызның капитаны Павел Дацюк белән сөйләштем. Хоккейчыларның бар сүзе Олимпиада хакында. Барысы да җиңәргә тели. Барысының тавышы калтырый, һәммәсе бербөтен кебек. Спортчыларыбыз өчен җан атачакбыз. Зур өметләребез, һәрвакыттагыча, фигуралы шуу белән бәйле. Биатлонны да, бобслейны да караячакбыз. Спортчыларыбызның Европадагы шорт-трек буенча узган чемпионаттагы чыгышлары әйбәт иде. Казанның, Татарстанның, Россиянең җыелма командасының – спортчыларыбызның шатландыруын теләр идек”, - диде Илсур Метшин.
Шулай ук шәһәр башлыгы Казан делегациясенең Сочида узачак Олимпиада, аерым алганда, Уеннарның ачылу һәм ябылу тантаналарында катнашачагын да билгеләде. “Без профессиональ кызыксыну белән барабыз. Дөнья бер урында тормый, теләсә нинди церемония яңа үзенчәлекләргә бай була. 2015 елда безгә Спортның су төрләре, 2018 елда футбол буенча дөнья чемпионатын ачасы бар. Бу – зур эш, ә вакытыбыз аның кадәр күп калмады. Өйрәнәсе әйбер һәрвакыт бар. Спорт яртышларын, Уеннар оештырылышын игътибар белән күзәтәчәкбез, коллегаларыбыздан өйрәнәчәкбез”, - дип нәтиҗә ясады Татарстан башкаласы Мэры.