Бу вазифада әлегә кадәр хезмәт иткән Илгиз Латыйпов "ТАИФ-СТ" компаниясе директоры булган.
(KZN.RU, 20-нче гыйнвар). Казан Башкарма комитетының Капиталь төзелеш һәм реконструкция идарәсе башлыгы вазифасына Марат Сәмигуллин билгеләнде. Бу хакта бүгенге эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә Татарстан башкаласы Мэры Илсур Метшин хәбәр итте.
Аңа кадәр әлеге вазифада хезмәт иткән Илгиз Латыйпов “ТАИФ-СТ” ҖЧҖ җитәкләгән “ТАИФ” компанияләр төркеменә күчте. Яңа җитәкче белән таныштырганда Илсур Метшин аның “Татарстан Республикасының Баш инвестицион-төзелеш идарәсе” дәүләт казна учреждениесенең җитәкче урынбасары булып эшләү дәверендә тупланган эш тәҗрибәсен аеруча билгеләп узды.
“Марат Рәшит улын без Универсиаданың барлык объектларында бергә хезмәт иткән вакыттан бик яхшы беләбез. Яңа билгеләнеш шәһәр сәясәтенең төп юнәлешләреннән булган төзелеш өлкәсенә яңа үсеш бирәчәк, дип уйлыйм”, - диде Мэр һәм идарәнең яңа башлыгына уңышлар теләде.
Марат Сәмигулин 1978 елның 1 маенда Кыргызстан республикасының Ош шәһәрендә туган. 1999 елда ул икътисад белгечлеге буенча А.Н.Туполев исемендәге Казан дәүләт университетын тәмамлый. “3 класс муниципаль киңәшче” класс дәрәҗәсенә ия.
2000 елның апрель аеннан башлап 2002 елның гыйнвар аена кадәр – “Татнефть Түбән Кама” ҖЧҖ тимер юл цистерналарын әзерләү һәм технологик урнаштыруны ремонтлау слесаре.
2002 елның гыйнвар аеннан башлап ноябрь аена кадәр – “Түбән Кама нефть эшкәртү заводы” ААҖ технологик җайланмаларны ремонтлау слесаре.
2002 елның декабрь аеннан 2003 елның ноябрь аена кадәр – “Технолоджи” беренче ипотека компаниясе” ААҖ менеджеры (Мәскәү).
2004 елның май аеннан башлап 2007 елның март аена кадәр – “Стройхимсервис”ҖЧҖ төзүче, инженер.
2007 елның апрель аеннан башлап 2008 елның февраль аена кадәр – ТР Түбән Кама районының шәһәр тибындагы Кама Аланы Башкарма комитетының Архитектура һәм капиталь төзелеш бүлегенең әйдәп баручы белгече.
2008 елның март аеннан башлап 2009 елның гыйнвар аена кадәр – “Кама Аланы” МУП директоры (ТР Түбән Кама районы).
2009 елның гыйнвар аеннан башлап 2011 елның август аена кадәр – ТР Түбән Кама районының шәһәр тибындагы Кама Аланы Башкарма комитеты җитәкчесе.
2011 елның август аеннан башлап 2014 елның гыйнварына кадәр – “Татарстан Республикасының Баш инвестицион-төзелеш идарәсе” ДКУ башлыгы урынбасары
16 гыйнвардан башлап – “Казан Башкарма комитетының Капиталь төзелеш һәм реконструкция идарәсе” МКУ башлыгы.