Техниканың яңа партиясе белән Казан Мэры Илсур Метшин танышты.
(KZN.RU, 17-нче гыйнвар). Казанның күчмә паркы яңа 10 заманча троллейбуска баеды. Техниканың яңа партиясе белән Казан Мэры Илсур Метшин танышты. “Казан” халыкара ат-спорт комплексы янында үткән мәйданчыктагы презентациядә шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесенең вазифаларын башкаручы Денис Калинкин, Транспорт буенча комитет рәисе Айдар Габделхаков һәм МУП “Метроэлектротранс” директоры Әсфән Галәвев катнаштылар.
Түбән идәнле “Тролза-5275.03” модельле заманча троллейбуслар Саратовта җитештерелгән. Алар светодиод табло, аудио мәгълүмат җиткерүче җайланмалар һәм маршрут үтә торган урыннарның электрон мәгълүмат чыганаклары, шулай ук азмобильле халык өчен махсус пандуслар белән тәэмин ителгән. Салонда вандалларга каршы тора алырлык утыргычлар һәм салкын һава торышы вакытында җылыну өчен җылыту системалары куелган, шулай ук салондагы вакыйгаларны яздырып баручы 2 видеокамера һәм тышкы якны төшерә торган 2 видеотеркәгеч тә бар.
Яңа троллейбуслар 3-нче номерлы (Елга порты – Ак.Глушко ур.), 8-нче номерлы (Толстой ур. – Универсиада Авылы) һәм 1-нче номерлы (Горький шоссесы - Әмирхан проспекты) маршрут буенча эшләячәкләр.
Илсур Метшин яңа троллейбусларның бер шоферы белән аралашып алды. Николай Макаров сүзләренә караганда, ул 33-нче номерлы маршрут троллейбусына, МУП “Метроэлектротранс”та курсларны тәмамлаганнан соң, шофер булып урнашкан. Мэрның троллейбус йөртүчесе һәм кондукторның хезмәт хакы турындагы соравына үзе 25 меңнән алып 30 меңгә кадәр алуын, ә кондуктор ай саен 20 мең алуын хәбәр итте.
Әсфән Галәвев шәһәрдә уңайлы заманча модельләр – кышын җылы һәм җәен салкынча булган – йөри башлаганнан бирле, шәһәрдә әлеге транспорт төренең популярлыгы артуын билгеләде.
Илсур Метшин күчмә составтагы яңа троллейбусларның гомуми саны белән кызыксынды. Әсфән Галәвев сүзләренә караганда, Казан паркындагы яңа модельләрнең саны 117, бу исә шәһәр маршрутларындагы троллейбусларның гомум санының 55%-ы дигән сүз, ягъни әлеге күрсәткечләр Мәскәү һәм Санкт-Петербург белән генә янәшә куярлык.
Очрашу азагында шәһәр җитәкчесе хезмәткәрләргә маршрутларда аварияләрсез уңышлы эш теләде. 2014 елда Казанга “Тролза-5275.03” яңа троллейбусларының икенче партиясе 10 данәдә кайтуы да көтелә. Исегезгә төшерәбез, 2013 елда шәһәр юлларына яңа 31 троллейбус кулланышка чыкты.