Казан Мэры Илсур Метшин Казан полициясе хезмәткәрләренә муниципаль бүләкләр тапшырды.
(KZN.RU, 17-нче гыйнвар). Бүген Татарстан башкаласы Мэры Илсур Метшин Казан полициясе хезмәткәрләренә муниципаль бүләкләр тапшырды. Бүләкләү тантанасы Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе киңәшмәсе кысаларында узды, ул Россия ЭЭМның Казан буенча идарәсенең 2013 елгы оператив-хезмәт эшчәнлегенә нәтиҗә чыгаруга багышланган иде. Киңәшмәдә ТР эчке эшләр министры Артем Хохорин, Казан прокуроры Рәфкать Уразбаев һәм Россия ЭЭМның Казан буенча идарәсе башлыгы Валерий Красильников катнашты.
“Хезмәт итү беркайчан да җайлы гына булмады, әмма Казанда үткәрелгән XXVII Бөтендөнья җәйге студент Уеннары 2013 ел кебек катлаулы елны берегез дә күрмәгәндер әле”, - дип мөрәҗәгать итте Казан гарнизоны полициясе хезмәткәрләренә Мэр.
Шәһәр җитәкчесе Казан гарнизоны полициясенең шәхси составына – “Универсиаданы бер генә җинаять тә каралтмавы” өчен, ә хокук саклау органнары хезмәткәрләренә яхшы күрсәткечле эш стиле өчен рәхмәтен белдерде. “Сезнең җаваплылыгыгыз һәм һөнәри белгеч булуыгыз өчен “шоп-шома” үтте һәм дөньякүләм спорт җәмгыяте, әлеге вакыйганың катнашучылары һәм кунаклары тарафыннан горурланырлык бәяләр алды. ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы җитәклегенә аерым рәхмәт, алар хәзер дә Казанда җәмәгать тәртибен саклауны оештыру буенча мәсьәләләрне чишәргә ярдәм итеп киләләр”, - дип йомгак ясады Мэр.
“Казан хакына мактауга лаеклы хезмәте өчен” аерым хөрмәтләү билгесен, Казанның мактау грамоталарын һәм Мэрның Рәхмәт хатларын Россия Эчке эшләр министрлыгының ТР буенча идарәсенең 11 хезмәткәре алган.
Илсур Метшин Татарстан башкаласының 2013 елына нәтиҗә чыгарды һәм ирешелгән уңышлар арасында җинаять очракларының кимүе аеруча да әһәмиятле булуына басым ясады. “Ачылу дәрәҗәсе арту белән, Казанда теркәлгән җинаятьләр саны да 11%-ка кимегән. Соңгы елларның әһәмиятле тенденциясе булып тора бу: 4 ел эчендә җинаятьләр күләме чирек өлешкә азайган диярлек. Уңай динамика Казан полициясенең системалы һәм эзлекле эше турында сөйли”, - дип билгеләде ул.
Шәһәр җитәкчесе сүзләренә караганда, 2013 елда теркәлгән җинаятьләр структурасында үтерү очраклары 17%-ка кимегән, талау һөҗүмнәре – 13%-ка, фатирдагы урлау очраклары һәм автотранспортларны урлау шулай ук берникадәр азайган.
“Безнең уртак бурыч – Казанны максималь рәвештә имин шәһәр итү, биредә һәрбер казанлы да үзен иркен һәм тыныч хис итәргә тиеш. Бу, иң беренче чиратта, полиция һәм шәһәр хезмәтләренең җайга салынган эшеннән тора”, - дип нәтиҗә ясады Мэр.