Сервис ярдәмендә ике ел эчендә 500дән артык гариза эшкәртелгән.
(KZN.RU, 16-нчы гыйнвар). “Ачык Казан” системасын гамәлгә кертү ярдәмендә халыктан килеп ирешкән заявкаларга торак өлкәсе хезмәткәрләренең җавапларының тизлеге 3,5 тапкыр артты. Сервис ярдәмендә open.kzn.ru сайты һәм call-үзәкнең 236-4-123 бердәм телефон номеры аша ике ел эчендә 539 гариза эшкәртелгән. Система эше нәтиҗәләрен чыгаруда катнашкан Казан Мэры Илсур Метшин бүген проектның киләсе – һәр йорт буенча электрон белешмәләр базасы формалаштыру һәм шәһәрнең идарәче компанияләре эшен автоматлаштыру эшенә күчүне йөкләде.
“Уңайлы йорт” ИК ҖЧҖ конференц-залында узган чарада шулай ук Казан Башкарма комитеты Җитәкчесе вазифаларын башкаручы Денис Калинкин, Башкарма комитет Җитәкчеләренең урынбасарлары Александр Лобов һәм Иван Кузнецов, район администрацияләре башлыклары, ТКХ комитеты рәисе Искәндәр Гыйниятуллин, Казан Мэры Киңәшчесе Дмитрий Еремеев, шулай ук аеруча эре идарәче компанияләрнең җитәкчеләре һәм “Ачык Казан” хезмәтен ТКХ комитеты белән бергәлектә эшләп чыгарган “FIX” компаниясе вәкилләре катнашты.
“FIX” башкарма директоры Тимур Хөснетдинов “Ачык Казан”ның 2011 елның декабреннән башлап эшләве турында искә төшерде. Сервис казанлыларга ТКХ өлкәсендәге җитешсезлекне бетерүгә гариза тапшыруны https://open.kzn.ru сайты һәм call-үзәкнең 236-4-123 бердәм телефоны аша тапшыру мөмкинлеген бирә. Һәр гариза электрон белешмәләр базасына кертелә һәм автоматик рәвештә күзәтелә. Мондый исәп ярдәмендә торак өлкәсе хезмәткәрләренә контроль эше күпкә җиңеләйде.
“Көн саен ТКХ комитетына проблемалы гаризалар буенча штаб утырышы уза. “Ачык Казан” хезмәте эше дәвамында һәр гаризага ул тапшырылганнан башлап, җитешсезлекне бетерүгә кадәр булган вакыт 3,5 тапкыр кимегән. Үз вакытында үтәлмәгән гаризаларның саны 4 тапкыр кимеде”, - дип билгеләде Тимур Хөснетдинов. Искәндәр Гыйниятуллин билгеләп узганча, “Ачык Казан” статистикасы чынлап та барлыкка килгән сорауларга оператив рәвештә җавап бирергә ярдәм итә.
“Мисал өчен, күптән түгел кайбер территорияләрдән подъездлардагы караңгылыкка күп санда шикаятьләр килеп ирешә башлады. Торак оешмаларының лампочканы борып куюларын, әмма аларның ни сәбәпледер бик тиз януы ачыкланды. Сәбәбе көчәнешнең сикерүе булып чыкты. Нәтиҗәдә “Генерирующая компания” белән берлектә әлеге мәсьәләне аз акча ярдәмендә хәл итә алдык”, - диде ТКХ комиетты җитәкчесе.
Теге яки бу хезмәт күрсәтүгә гариза тапшырудан тыш “Ачык Казан” хезмәтеннән кулланучылар шәхси кабинетлары аша счетчик күрсәтмәләрен кертеп, коммуналь хезмәтләр өчен түли алалар. Моннан тыш, сайтта идарәче компанияләрнең рейтингы бар.
Илсур Метшин узган елда күп кенә казанлылар кебек call-үзәк эшендәге – диспетчерга шалтыратып чыгып булмау проблемасына тап булганын билгеләде. “Сезнең боерыгыз буенча без тагын 32 диспетчер алдык. Хәзер аларның укулары тәмамланып килә. Хәзер көтү вакыты шактый кимеде. Мөрәҗәгать итүчеләрнең 80% элемтәгә шалтыратуга ук чыга алалар, калган очракларда күп дигәндә 1-2 минут көтәргә туры килә”, - дип хәбәр итте Александр Лобов.
Казан Мэры Илсур Метшин call-үзәкнең белгечләрен өйрәтүгә аерым игътибар бирү кирәклеген ассызыклады. “Халык белән эшләү аерым әзерлек сорый. Һәр кешенең үз холкы, үз кәефе. Беркемдә йөзендә елмаю белән шикаятьләрен белдерергә шалтыратмый. Кешеләр белән аралаша белү мөһим. Шуңа күрә call-үзәкнең диспетчерлары белән психологлар һәм башка белгечләр эшли алырга тиеш”, - диде Илсур Метшин.
Якын киләчәктә әлеге проектны эшләп башкаручылар “Ачык Казан” системасына фатир, счетлар, гаризалар (үтәлгән һәм үтәлмәгән) санын үз эченә алган статистика, ТКХ коммуналь хезмәтләре исәп-хисабын санау өчен калькулятор һәм аеруча еш бирелә торган сорауларга җавап китереләчәк белешмә блогын кертеп җибәрергә планлаштыралар. Тимур Хөснетдинов сүзләренә караганда, якын арада “Ачык Казан” хезмәтеннән кулланучылар шәхси кабинетларында торак милекчеләре җыелышларындагы нәтиҗәләр белән таныша алачак (күпме кеше катнашкан, кайсы фатир кешеләре, аерым бер карар өчен күпме тавыш бирелгән).
“Ачык Казан” хезмәтенең шәһәр торак фондының 80% артыгын биләп алганын исәпкә алганда, проектны эшләп башкаручылар идарәче компанияләрнең эшен автоматлаштырачак һәм җиңеләйтәчәк, димәк, халыкка хезмәт күрсәтү дәрәҗәсен арттырачак киләсе модульне гамәлгә кертеп җибәрә башлыйлар.
Идарәче компанияләр өчен модуль һәр йортның техник паспортларын электрон төргә күчерү мөмкинлеге бирәчәк. Әгәр хәзер әлеге белешмәләр кәгазь вариантта гына тапшырылса, “Ачык Казан” хезмәтенең икенче үсеш этабы тәмамлануга алар торак оешмалары белгечләренә сайтта ук ачык булачак. Бу исә кирәкле үзгәрешләрне кертергә яисә белешмәләрне үзгәртергә мөмкинлек бирә.
Шуның аркасында торак фонды хәлен бәяләү системасын ачык итүне гамәлгә кертү мөмкин булачак. “FIX” компаниясе төркеме белгечләре бердәм алгоримт булдыра, аның буенча карау актлары нигезендә йортларның һәм эчке челтәрләрнең искерү дәрәҗәсе билгеләнәчәк. Яңа модуль шулай ук бинаны капиталь яисә агымдагы ремонтлау эшенә таләп ителәчәк финанс чыгымнарын санарга ярдәм итәчәк. Мондый методика бүгенге көндә Россия шәһәрләренең әлегә берсендә дә юк.
“Бүгенге көндә капиталь ремонт буенча планнар төзүдә субъективизм күзәтелә. Югыйсә һәр йорт буенча мәгълүматка (техник торыш, шикаятьләр саны, аларның төре) нигезләнергә кирәк. Берәүнең төп проблемасы – ул кайнар, икенчесенең – түбә. Әлбәттә, ИК әйбәт директоры аны болай да яхшы күзаллый, әмма һәр нәрсәдә системалылык булырга тиеш”, -дип ассызыклады шәһәр башлыгы.
Илсур Метшин ел ахырына кадәр икенче модульне куллануга кертеп җибәреп, ТКХ системасындагы финанс чыгымнарының ачыклыгын арттыруны күздә тоткан өченчесен башкаруга тотынырга кушты.
“Масштаблы төзелеш эшләре белән Универсиада Казан тарихының алтын битләренә әверелде. 2014 ел – җирдә, торак фонд белән яңа биеклектә эшләү елы. Халык белән эшләүдән дә өстенрәк мәсьәлә юк һәм булмаячак. Мөрәҗәгатьләр вакытында дөрес җавап бирергә кирәк”, - дип нәтиҗә ясады Илсур Метшин