"Бәхетле - Хәләл" кибете ачылуында шәһәр башлыгы Илсур Метшин катнашты.
(KZN.RU, 15-нче гыйнвар). Бүген Казанда Татарстанда беренче “Бәхетле – Хәләл” супермаркеты эшли башлады. 2000 кв.м мәйданлы супермаркет Иске Татар бистәсендә Тукай урамында ачылган.
Ачылуда Казан Мэры Илсур Метшин, Казан Башкарма комитетының Телләрне үстерү һәм иҗтимагый оешмалар белән эшләү бүлеге башлыгы Ирек Арсланов, “Иске шәһәр” префектурасы Линар Закиров, Россиянең Үзәк мөселманнар Диния нәзарәте баш мөфтие Тәлгат Сафа Таҗетдин, ТР Президенты Аппараты һәм ТР Мөселманнары Диния нәзарәте вәкилләре катнашты.
Исегезгә төшерәбез, быел шәхси бизнес һәм шәһәрлеләрнең инициатива төркеме катнашында, республика һәм шәһәр хакимияте көче белән, Иске Татар бистәсен торгызу буенча зур эш башкарылды. Шул ук вакытта урамнарны, йортларның фасадларын һәм ишегалларын тәртипкә китереп кенә калмыйча, Казанның тарихи үзәгенә яңа тормыш өрү бурычы куелды. Ярты ел ачылган “Татар утары” комплексы беренче карлыгач булып тора. Территорияне үстерүдә киләсе җитди адым – “Бәхетле – Хәләл” супермаркетын ачу булды. Супермаркетны ачу урыны ялгыш кына сайланмаган – якында ук мәчет урнашкан.
Супермаркетта җирле һәм чит ил башкаручыларның продукциясе тәкъдим ителгән, исерткеч эчемлекләр һәм тәмәке сатуда юк. Продукциянең аерым линейкасын Ислам кануннары нигезендә компаниянең үзе җитештергән продукциясе алып тора. Компания ТР Мөселманнары Диния нәзарәтенең “Хәләл” стандарты комитетыннан чыгарылган продукциянең Ислам кануннарына туры килеп әзерләнгәне хакындагы таныклыклар алган.
Супермаркет мәйданының яртысын диярлек – 1 мең кв.м – җитештерү цехлары алып тора. Шул исәптән пилмән, каклау, кондитерлык цехлары. Сәүдә үзәге һәм җитештерү бүлмәләре буенча экскурсияне Илсур Метшинга “Бәхетле” компаниясе генераль директорының урынбасары Рима Мөхәммәтшина үткәрде.
Мэр супермаркетның сәүдә залындагы кирпечтән ясалган тандырда әзерләнгән үзбәк юкаларын авыз итте. Рима Мөхәммәтшина шәһәр башлыгына яңа супермаркетта компания ассортиментының шактый кыскартылуы хакында сөйләде, бу әлеге ризык төрләрендә хәләл стандартларына туры килмәгән консервантлар яисә өстәмәләр булуы белән бәйле. Хәләл супермаркеттагы гомуми ассортиментта 12 меңләп төрле товар атамасы исәпләнә.
Сәүдә залындагы дизайнда ислам символикасы күзәтелә, ә хезмәткәрләр өчен махсус ябык эш формасы тектерелгән һәм намаз уку бүлмәсе каралган. Яңа сәүдә үзәгенең аерым бүлмәләрендә арендага алучылар, шул исәптән, мөселман әдәбияты кибете дә бар.