Система авышлы түбәләргә хезмәт күрсәтү нәтиҗәлелеген арттыра
(KZN.RU, 15-нче гыйнвар). Казанда түбәләрдә кар җыелу һәм боз сөңгеләре барлыкка килүгә каршы профилактиканың яңа технологиясен сыныйлар. Аның ярдәмендә авышлы түбәләргә хезмәт күрсәтү кышын күпкә нәтиҗәлерәк һәм икътисади яктан отышлырак булачак. Түбәләрне эшкәртүнең яңа системасын бүген Казан Мэры Илсур Метшинга Степан Халтурин урамы, 16 йорт адресы буенча урнашкан йорт мисалында тәкъдим иттеләр.
Чарада Башкарма комитет Җитәкчесенең төзекләндерү һәм торак-коммуналь хуҗалык мәсьәләләре буенча урынбасары Александр Лобов, ТКХ комитеты рәисе Искәндәр Гыйниятуллин, подрядчы оешмалар вәкилләре катнашты. Технологияне кайчандыр Казан югары уку йортларын тәмамлаган чыгарылыш курс студентлары оештырган “Ледтай” ҖЧҖ Казан компаниясе эшләп башкарган. Башкаручылар Мэрга технологиянең сертификация узганын һәм узган елда Казанның сәнәгать объектларында һәм Бөгелмәнең торак йортларында сыналганын сөйләделәр.
“Җайланма түбәләрдә монтажлана торган торбалар системасыннан гыйбарәт, алар аша Менделеевск заводының экологик яктан чиста сыек реагенты бирелә һәм сиптерелә. Реагент кар катламы аша үтеп, аны өлешчә эретә”, - дип аңлатты “Ледтай” ҖЧҖ генераль директоры Максим Шагеев. Шәһәр мохите өчен куркынычсыз реагент боз катламы барлыкка килмәстән карны эретә. Барлыкка килгән эрегән су һәм реагент кушылмасы су агып төшә торган торбалар буйлап агып төшеп торбаларны чистарта. Калган кар катламы түбәдән үзе төшә.
Максим Шагеев сүзләренә караганда, кар җыелу һәм боз катламы барлыкка килүгә каршы профилатика өчен түбәне атнасына ике тапкыр эшкәртеп тору җитеп торачак. Көчле кар яуган очракта эшкәртүне ешайтырга мөмкин. Яңа системаның өстәмә өстенлеге булып су торбалары буенча агып төшә торган реагентның җәяүлеләр зонасында барлыкка килгән боз катламын да эретергә мөмкинлеге булып тора.
Искәндәр Гыйниятуллин хәзерге вакытта яңа системаны алты Казан йортында сыналганын билгеләде. Әлеге йортлар – Степан Халтурин урамы, 16, Восстание урамы, 18, Һ.Такташ, 117, 2-нче Даурия, 3, Сеченов урамы, 5, Ак.Губкин урамы, 2. Подрядчылар сүзләренә караганда, яңа технология ярдәмендә түбәне чистарту өчен белгечләр кыш башыннан бирле әлеге түбәләргә күтәрелмәгән.
Әлеге алты йорттагы җиһазны монтажлау технологияне эшләп башкарган компания хисабына эшләнгән. Сынау проектында реагентлы мобиль сыешлык һәм аның бирелеше өчен күчмә насос кулланыла. Система гамәлгә кертелгән очракта башкаручылар стационар насос һәм биналар чормасында сыешлык урнаштырырга тәкъдим итәләр. Казанда 5219 күпфатирлы йорт, шуларның 2300 – авышлы түбәле. Искәндәр Гыйниятуллин әлеге технологияне 1500-ендә кулланырга мөмкин булуын билгеләде.
“Авышлы түбәле барлык йортларда яңа системаны куллануның кирәге юк, чөнки капиталь ремонт үткәрү барышында боз сөңгеләре барлыкка килүгә каршы профилактика үткәрү өчен шартлар булдырдык. Әмма 1500 йортта әлеге системаны кулланырга мөмкин булыр иде”, - диде ТКХ комитеты рәисе.
“1500 авышлы түбәне сәнәгый альпинистлар көче белән кыска вакыт эчендә чистарту мөмкин түгел”, - дип килеште Илсур Метшин.
Эшләп башкаручылар сүзләренә караганда, түбәләрне нәтиҗә чистартудан тыш экологик реагент кулланылган системаның шактый икътисади нәтиҗәсе дә бар. Сәнәгый альпинистны бер чистартуга чакырту 15 мең сумга төшә, сезонына әлеге эшкә 200 меңләп сум тотыла. Реагентны куллану сезонына 56 мең сумга төшә, системаны монтажлау 140 мең тора. Шулай итеп, 2-3 сезонда аның хакы кайтарыла.
Казан Мэры эшләп башкаручыларның игътибарын шуңа җәлеп итте: әгәр яңа система үзен уңай яктан күрсәтсә, аны торак йортларда гына түгел, офис биналарында да һәм милекнең төрле форма объектларында да куллануны кертеп җибәрергә кирәк.
“Кешеләргә боз сөңгеләренең кайсы бинадан төшүенә кадәр барыбер. Моның Казан технологиясе булуы әйбәт. Әгәр сынау барышында нәтиҗәлелеге расланса, аны гамәлгә кертеп җибәрергә кирәк”, - дип нәтиҗә ясады Илсур Метшин.