Илсур Метшин яңа балалар бакчасы төзелеше барышын карап тикшерде
(KZN.RU, 14-нче гыйнвар). Якын арада Казанда Татарстандагы иң беренче лекотека ачылачак. Сәламәтлеге ягыннан мөмкинлекләре чикле булган бала тәрбияләүче гаиләләргә психологик-педагогик ярдәм күрсәтү буенча махсус төркем хәзерге вакытта Яңа Савин районында төзелеп килә торган 12-нче номерлы балалар бакчасында урнашачак. Төзелеш эшләренең барышын бүген Казан Мэры Илсур Метшин тикшерде.
Шәһәр башлыгын Мәгариф идарәсе башлыгы Илсур Һадиуллин, Капиталь төзелеш һәм реконструкция идарәсе башлыгы Илгиз Латыйпов, 12-нче номерлы балалар бакчасының мөдире Римма Галиева һәм объектны төзү эшләрен башкара торган “Акташ” фирмасы вәкилләре озатып йөрде.
12-нче номерлы балалар бакчасы С.Хәким урамында “Стамбул”скверы янында төзелә. Әлеге микрорайонда әле төзелеш эшләре дәвам итә һәм ул күп кеше яши торган районнарның берсе булып санала, шуңа күрә биредә балалар бакчасы салу бик мөһим. Илсур Һадиуллин сүзләренә караганда, бу тирәдә яшәүче 500 бала бүгенге көндә балалар бакчасына чират көтә.
Илсур Метшин мәктәпкәчә учреждениеләргә чиратның шәһәр күләмендә ни дәрәҗәдә булуы белән дә кызыксынды. “3 яшьтән зуррак балалар белән сораулар юк. Бары тик әти-әниләре без тәкъдим иткән вариантлар белән килешмәгән 200 бала гына чиратта тора.1,5 яшьтән алып 3 яшькәчә балаларны балалар бакчасына урнаштыру өчен 13 меңгә якын кеше чиратта тора”, - дип белдерде Мәгариф идарәсе башлыгы.
Чиратны бетерү өчен узган ел Казанның төрле районнарында 7 балалар бакчасы салына башлады. Хәзерге вакытта әлеге программа буенча Ломжа, Нокса Авышлыгы һәм Шамил Усманов урамнарында төзелгән 3 балалар бакчасы кулланылышка тапшырылган.
С.Хәким урамында төзелә торган 12-нче номерлы һәм Симонов урамнарында төзелә торган балалар бакчаларының әзерлеге инде югары дәрәҗәдә. Тагын ике балалар бакчасында төзелеш эшләре дәвам итә.
Моннан тыш, быел Татарстан башкаласында федераль программа буенча 26 балалар бакчасы төзелә башлаячак. Алар шәһәрнең төрле районнарында, шул исәптән, Казанга кертелгән Отар, Кадышев, Вознесенское поселокларында да урнашачак. Гомумән алганда, бу мәктәпкәчә учреждениеләргә 4,5 мең өстәмә урын бирәчәк.
“Без поселокларда балалар бакчалары салу турында хыялланмый да идек. Шул ук вакытта бу санда балалар бакчалары төзү безнең өчен зур сынау да. Алда бик зур күләмле эшләр тора, ләкин моңа карап сыйфатка зыян килергә тиеш түгел. Җәй көне, эш сезоны вакытында эшләрне төгәлләү өчен хәзер экспертиза үткәрергә һәм әзерлек эшләрен алып барырга кирәк”, - дип белдерде Илсур Метшин.
12-нче номерлы балалар бакчасына килгәндә, биредә инде эшләрнең 75% башкарылган. Хәзерге вакытта эшчеләр инде эчке отделка эшләре белән шөгыльләнә, моннан соң уен зоналарын һәм якын-тирәдәге территорияне тәртипкә китерү эшләренә тотыначаклар.
Илсур Метшин балалар бакчасы мөдиренең эш стажы белән дә кызыксынды. “Гомуми педагогик стажым 6 ел. Минем күптән балалар бакчасы мөдире буласым килә иде, телевизордан бу вазифага конкурс игълан ителүе турында ишеткәч үк Мәгариф идарәсенә бардым. Тәкъдим иткән концепциямне мин инде күптән әзерләгән идем. Бу балалар бакчасында лекотека булачак, ягъни биредә сәламәтлеге ягыннан мөмкинлекләре чикле булган балалар әти-әниләре белән кыска вакыт аралыгында булып китә ала торган махсус төркем эшлиячәк. Бу Татарстанда беренче лекотека. Мин бу юнәлеш буенча Санкт-Петербургта белем алам, бу өлкәдә булган тәҗрибәне өйрәнәм”, - дип сөйләде Римма Галиева.
Аның сүзләренә карганда, 12-нче номерлы балалар бакчаксында сәламәтлеге ягыннан мөмкинлекләре чикле балалар өчен махсус төркем ачу бик актуаль, чөнки якын-тирәдәге микрорайоннарда махсус ярдәмгә мохтаҗ гаиләләр шактый.
“Биредә гаиләләр белән махсус белгечләр – логопед, дефектолог, психолог, психиатр – шөгыльләнәчәк. Сәламәтлеге ягыннан мөмкинлекләре чикле булган балалар сау-сәламәт иптәшләре белән бергә тәрбияләнәчәк. Бу балаларны иҗтимагый тормышка яраклаштыру һәм сәламәт балаларда мөмкинлекләре чикле булганнарга толерант мөгамәлә тәрбияләү проблемаларын да хәл итәчәк”- диде Римма Галиева.
Илсур Метшин балалар бакчасы мөдиренә, вак-төяк җитешсезлекләр калмасын өчен, төзелеш барышында аның да катнашуы кирәклеген искәртте.
“Бу этапта сезнең төзүчеләр белән бергәләп эшләвегез кирәк. Инде төзелгән балалар бакчаларына барып кайтыгыз, мөдирләр, тәрбиячеләр, кухня хезмәткәрләре белән аралашыгыз. Мөмкин булган вакытта төзәтмәләр кертеп калу өчен бөтен нечкәлекләргә төшенүегез мөһим”, - диде ул.
Шулай ук Казан Мэры якындагы территорияне тәртипкә кертү өчен барлык кирәк булган эшләрне дә башкарырга кушты: “С.Хәким урамы хәрәкәт күп булган урам, шуңа күрә биредә “Яшел рекорд” проекты кысаларында зур үсентеле агачларны тиешле күләмдә утырту зарур. Ләкин зур агачлар балаларның уен мәйданчыкларын кояштан капламаска тиеш”, - дигән нәтиҗә ясады ул.