Ике як катнашучылары 2013 елда Татарстан башкаласында Универсиаданы үткәрү нәтиҗәләре хакында фикер алышты
(KZN.RU, 14-нче гыйнвар). Федерация Советы Рәисе Валентина Матвиенко кичә Казан Мэры Илсур Метшин белән очрашты. Очрашу Мәскәүдә, Федерация Совет бинасында узды.
Ике як катнашучылары 2013 елда Татарстан башкаласында Универсиаданы үткәрү нәтиҗәләре хакында фикер алышты. “Казан – Россиянең генә түгел, бөтен дөнья буйлап иң матур шәһәрләрнең берсе. Студентлар уеннарына әзерлек вакытында эшләгәннәрегез шаккаттыра. Бу спорт, транспорт инфраструктурасы һәм Универсиаданы үткәрүне оештыруга да кагыла”, - дип билгеләде Валентина Матвиенко.
Әңгәмә кысаларында Татарстан башкаласының социаль-икътисади үсеш мәсьәләләре хакында да сүз барды. Илсур Метшин Федерация Советы спикерына хәзерге вакытта яшь гаиләләргә, шул исәптән торак һәм мәктәпкәчә учреждениеләр төзү буенча ярдәм итү программалары гамәлгә куела дип белдерә, дип хәбәр итә Федерация Советы матбугат хезмәте.
Мисалга, 2014 елда шәһәрдә өстәмә 28 балалар бакчасы төзү каралган. Казан Мэры төзеләчәк балалар бакчаларының мәктәпкәчә учреждениеләргә чиратны бөтенләй бетерәчәгенә ышанычын белдерде. “Республика программасы ярдәме белән, 3 яшьтән олырак булган балалар өчен әлеге проблема хәл ителде”, - дип әйтеп үтте Казан Мэры.