Туучылар санының гомум коэффициенты буенча Казан Россиянең урта күрсәткечләреннән алда бара.
(KZN.RU, 13-нче гыйнвар). Казанда кабат демографик рекорд билгеләнгән. 2013 елда Татарстан башкаласында 21533 сабый тууы теркәлгән, 2012 ел белән чагыштырганда бу күрсәткеч 4,6%-ка артыграк дигән сүз. Шулардан 11043-е малай һәм 10490-е кыз бала. Бу хакта бүген Казанның ГХАТ Идарәсе башлыгы Альбина Шәвәлиева шәһәр Мэриясендә узган аппарат киңәшмәсендә җиткерде.
“Елны шәһәр өчен әйбәт яңалыклардан башлау яхшы. Яхшы демографик күрсәткечләр – теләсә нинди шәһәр, ил өчен лакмус кәгазе. Узган елда 2012 ел белән чагыштырганда 1000 балага диярлек күбрәк туган”, - дип шәрехләде шәһәрнең ГХАТ Идарәсе башлыгы китергән мәгълүматны Казан Мэры ИлсурМетшин. Шәһәр башлыгы 2012 ел Татарстан башкаласында туучылар саны буенча рекорд белән билгеләнүен искә төшерде.
Альбина Шәвәлиева абсолют демографик күрсәткечләре буенча Казан республикада гына түгел, Идел буе буе федераль округының миллион халыклы шәһәрләре – Уфа, Самара, Түбән Новгород, Пермь шәһәрләрен дә уздыра. Аның фикеренчә, әкренләп күпбалалы гаиләгә күчү туучылар санын үстерүгә юнәлтелгән дәүләт сәясәте белән бәйле.
Илсур Метшин демографик рекорд өчен объектив күрсәткечләрнең – төбәкнең мул тормышы һәм социаль ипотека, яшь гаиләләргә ярдәм күрсәтү һәм балалар бакчалары төзү кебек эре социаль программаларга бәйле булуы белән килеште. Шәһәр башлыгы 2014 елда Казанда 28 яңа балалар бакчасы төзеләчәген хәбәр итте. “Элек без “Бәләкәч” республика программасы буенча 20 балалар бакчасын, өстәмә төркемнәр гамәлгә кертү рекорд дип уйлый идек. Алдыбызда – яңа бурыч. Төзүчеләр яшь әниләр артыннан калышмаска тиеш булган очрак бу”, - дип ассызыклады Илсур Метшин.
Казанда бер хатын-кызга тапкан балаларның саны туры килгән гомум туучылар саны коэффициенты да югарырак. Альбина Шәвәлиева 90-нчы еллар ахырында Россиядә әлеге күрсәткеч 1,2-гә төшүен, бүген исә 1,6 күрсәткеченнән югарырак булуын билгеләде, шул ук вакытта Татарстан башкаласында әлеге күрсәткеч 1,7-гә якынайган. Чагыштыру өчен: Швециядә әлеге коэффициент 1,8-гә, АКШ-да 1,9-га, Франция һәм Англиядә - 2-гә тиң.
2013 елда Казанда 265 гаиләдә бер үк вакытта 2 бала, ә биш гаиләдә өч игез бала туган. Икенче һәм киләсе балалар саны да арта. 2012 елда яңа туган 46% нәни казанлы, ә 2013 елда 47% сабыйның абыйсы һәм апасы булган.
2013 елда язылышканнар арасында арту күренә. Шәһәрнең ГХАТ бүлекләрендә 12825 пар законлы рәвештә гаилә корган, бу исә 2012 ел белән чагыштырганда 3,7%-ка артыграк дигән сүз. Альбина Шәвәлиева сүзләренә караганда, кияүгә чыгучылар яшенең артуы, шул рәвешле, бала табучыларның урта яше дә артуы күзәтелә. “Якын киләчәктә Европа илләренең күпчелегендә булган сыман бала табучыларның уртача яше 30 яшькә җитүе мөмкин”, - дип өстәде ул. Шул ук вакытта, статистика нигезендә, иң яшь анага 16 яшь, иң олы яшьтәгесенә - 45.
Аерылышучылар статистикасында Казан миллион халыклы шәһәрләр арасында элеккечә чагыштырмача уңай күрсәткечләргә ия – 40% (Россия буенча – 70% тирәсе). 2013 елда 5291 пар законлы рәвештә аерылган, аларның төп саны яшь гаиләләргә туры килә (5 елга кадәр).
2013 елда Казанның ГХАТ бүлекләрендә 1087 пар гаилә гаилә юбилейларын билгеләп узган, шулардан 943-е “алтын” юбилей (50 ел), 143 пар – “бриллиант” (60 ел) һәм берсе “корона” юбилеен (70 ел) бәйрәм иткән. Альбина Шәвәлиева сүзләренә караганда, гаилә коручылар беренче көннән үк яратып алган “Казан” гаилә үзәге ачылуы казанлылар өчен әһәмиятле вакыйга булган. Узган елда аңарда 2500 пар язылышкан, күзәтү мәйданчыгында 56 меңләп казанлы һәм башкала кунагы булган.
Демографик статистикада тагын бер уңай фактор булып үлүчеләр санының кимү күрсәткече тора. 2013 елда үлү хакында 13474 таныклык бирелгән, шул ук вакытта соңгы 5 елда үлүчеләр саны 6,5%-ка кимегән. Шулай ук соңгы 5 ел эчендә казанлылар саны да артып килә. Соңгы биш ел эчендә халыкның саны – 21472 кешегә, 2013 елда 8059 кешегә арткан.
Шәһәр халкына электрон төрдә хезмәт күрсәтелә торган хезмәтләр саны арта. Шулай итеп, 2013 елда дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы аша гаилә теркәүгә 80%-тан артык гариза бирелгән. Әмма тулаем алганда гражданлык хәле актлар теркәүнең барлык төрләре буенча күрсәтелә торган хезмәтләрнең проценты югары түгел – 20%.
Илсур Метшин китерелгән саннарга югары бәя бирде. “Соңгы биш елда Казанда халык саны 21,5 мең кешегә арткан һәм, әлбәттә, моңа туучыларның үлүчеләр саныннан югарырак булуы зур плюс булып тора. Үзебезне Идел буе федераль округы шәһәрләре белән генә түгел, чит ил башкалалары белән чагыштыра башлавыбыз сөендерә. Гомум туучылар саны коэффициенты буенча Россия күләмендә без алда, әмма безгә АКШ һәм Бөек Британиягә кадәр үсәргә кирәк. Һәрвакыт көчлеләргә тартылырга кирәк”, - дип нәтиҗә ясады Мэр.