Илсур Метшин шәһәр хезмәтләре хезмәткәрләрен бу атнада температураның кискен төшенүенә әзер булырга чакырды
(KZN.RU, 13-нче гыйнвар). Яңа ел бәйрәмнәре чорында Казанда җитди гадәттән тыш хәлләр теркәлмәде. Шәһәр хезмәтләре планлы эш режимына күчә. Әмма торак-коммуналь секторның барлык предприятиеләре алга таба температураларның кимүенә әзер булырга тиеш. Бу хакта бүгенге эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә Казан Мэры Илсур Метшин белдерде.
ТКХ комитеты рәисе Искәндәр Гыйниятуллин дәвамлы ялларда әлеге өлкә предприятиеләренең эшләре көчәйтелгән режимда оештырылганлыгын хәбәр итте.
“Әлеге чорда коммуналь хуҗалык өлкәсендә 30 аерым бер хезмәтне туктатып тору теркәлгән. Чагыштыру өчен: гадәти атнада аларның саны 70-кә җитә. Барлык туктатып торулар локаль кыска вакытлы булган. Планлы сүндереп торулар булмады”, - дип белдерде Искәндәр Гыйниятуллин.
Аның сүзләренә караганда, ТКХ комитеты белгечләре сәламәтлек саклау учреждениеләренең ишегалды территорияләрендә травматизм турындагы мәгълүматны, соңрак аларның сәбәпләрен бетерү өчен, күзәтеп барган. Гыйнвар башыннан ишегалды территорияләрендә 138 травматизм очрагы теркәлгән. Узган елда әлеге күрсәткеч 176 булган.
Көнкүреш чүбен чыгарып түгү эше көчәйтелгән режимда оештырылган. “Барлыгы 63 мең кубометр көнкүреш чыгарылган. Шулардан 36 мең кубометр – көнкүреш каты калдыклары, 27 мең кубометр – эре габаритлы чүп. Бу, гадәти көннәр белән чагыштырганда, 5%-ка күбрәк дигән сүз”, - дип хәбәр итте Искәндәр Гыйниятуллин.
РФ ЭЭМ Казан буенча идарәсенең башлыгы Валерий Красильников Яңа ел бәйрәмнәре чорында җитди тәртип бозулар теркәлмәгәнен хәбәр итте.
“Бөтен шәхси составка рәхмәтемне белдерәм. Моның артында барлык хезмәтләрнең күп көч таләп итә торган эше тора. Ял итә белгәннәрен күрсәткән казанлыларга да рәхмәтне җиткерәсе килә. Шәһәр хезмәтләренең эш индикаторы булып быел азрак булган Интернет кабул итүгә килгән мөрәҗәгатьләр тора. Һичшиксез, буран һәм түбән температураларның булмавы кебек объектив сәбәпләр дә бар. Әмма җитди гадәттән тыш хәлләр булмавы шәһәр хезмәтләренең эше турында да сөйли. Көчәйтелгән эш режимыннан гадәти тәртипкә күчәбез, әмма иркенәергә ярамый. Алга таба температураларның кимүе, димәк, бозлавык һәм боз сөңгеләре булуы көтелә. Моңа әзер булырга кирәк”, - дип нәтиҗә ясады Илсур Метшин.