46 бала һәм яшүсмер россиякүләм Яңа ел чыршысы бәйрәмендә катнашу хокукына ия булган.
(KZN.RU, 13-нче гыйнвар). Казан мәктәп укучылары өчен кышкы каникул көннәрендә 1000-нән артык мәдәни һәм спорт чарасы үткәрелде. Бу хакта бүген эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә Мәгариф идарәсе башлыгы Илсур Һадиуллин хәбәр итте.
“Кышкы каникул чорында төрле мәдәни-күңел ачу һәм спорт-сәламәтләндерү чараларында 100 меңнән артык бала катнашты. 7 меңнән артык бала һәм яшүсмер мәктәп каршындагы лагерьларда ял итте. 1000 Казан укучысы – уку алдынгылары, конкурс һәм олимпиада җиңүчеләре республикакүләм чыршы бәйрәмендә катнашты. 26-нчы декабрь көнне 46 кешедән торган Казан делегациясе россиякүләм яңа ел чыршысы бәйрәмендә катнашты”, - диде Илсур Һадиуллин.
Мәгариф идарәсе башлыгы кышкы ял вакытында өстәмә белем бирү учреждениеләренең эше дәвам иткәнен билгеләде. Мәктәпләр белән бергәлектә “Каникуллар” программасы тормышка ашырылган, мәктәп укучылары һәм аларның әти-әниләре өчен төрле юнәлешләр буенча белгечләр консультациясе оештырылган.
“Балалар һәм яшүсмерләрнең театрларга, мәдәният үзәкләренә йөрү мөмкинлеге булды. Барлык учет төрләрендә исәпләнгән балаларның мәшгульлеге контрольдә булды. Барлыгы 1000-нән артык чара үткәрелде. Гадәттән тыш хәлләр теркәлмәгән. 9-нчы гыйнвар көне укучылар кабат укуга тотынды”, - диде Илсур Һадиуллин.
Татарстан башкаласы Мэры Илсур Метшин төрле мәдәният үзәкләреннән тыш балалар һәм аларның әти-әниләре өчен Казанда 80 чыршы шәһәрчеге эшләгәнен искә төшерде. “Кызганычка каршы, һава шартлары сәбәпле чыршы шәһәрчекләре белән тулы күләмдә хозурланып булмады. Бу бигрәк тә “Әкият” курчак театры һәм “Казан-Арена” шугалагына кагыла. Шуңа карамастан, әлеге мәйданчыкларда ялларда 25 меңәр кеше булган. Алга таба температураның төшүе көтелә, шуңа күрә, чыршы шәһәрчекләрендә барлык шартларны тудырырга кирәк. Тулаем алганда, балалар өчен чараларда җитешсезлекләр булмады. Моны мин кечкенә бала әтисе буларак әйтә алам, улым белән күп бәйрәм чараларында катнаштык”, - дип нәтиҗә ясады Илсур Метшин.