"Спортлы Казан-2013" спартакиадасында 35 меңнән артык казанлы катншкан.
(KZN.RU, 20-нче гыйнвар). 35 меңнән артык казанлы шәһәркүләм “Спортлы Казан-2013” спартакиадасында катнашты. Шәһәр хуҗалыгының төрле өлкәдәге хезмәткәрләре арасында массакүләм ярышлар үткәрү традициясе һичшиксез дәвам иттереләчәк – шәһәркүләм спартакиада алга таба да үсәчәк. Бүгенге эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә Казан Мэры Илсур Метшин шундый фикер белдерде.
“Спортлы Казан-2013” спартакиадасына нәтиҗәләрне Физик культура һәм спорт комитеты рәисе Илгиз Фәхриев чыгарды.
“Шәһәр хуҗалыгының төрле өлкәләрендәге эшчеләре арасында спорт ярышлары үткәрү традицияләрен торгызу Казанда массакүләм спорт үстерүдә зур адым булып тора. Быел без популярлыгы ел саен арткан “Спортлы Казан” Спартакиадасының өченчесен үткәрдек. Әгәр беренче шәһәркүләм Спартакиадада 30 меңнән артык кеше катнашкан булса, “Спортлы Казан-2013” 35 меңнән артык казанлыны берләштерде. Бу исә безне сөендерә, чөнки күп кеше катнашындагы ярышлар сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауда төп чара булып тора”, - дип билгеләде Илгиз Фәхриев.
2013 елгы Спартакиада программасына Спартакиада катнашучыларының күпсанлы теләкләре буенча 8 спорт төре – чаңгы ярышы, җиңел атлетика, йөзү, волейбол, мини-футбол, шулай ук велоспорт, өстәл теннисы һәм бадминтон кертелгән.
Ел дәвамында спортның бу төрләрендә шәһәр хуҗалыгың 9 өлкәсе учреждениеләре, оешмалары һәм предприятиеләре хезмәткәрләре, шулай ук “Дуслар командасы” ачыклап килде.
“2013 елгы Спартакиада волейбол спорт төреннән башланып китте. Волейбол ярышларында 419 команда – 6704 кеше катнашты. Әлеге спорт төрендә РФ ЭЭМ Казан буенча идарәсе командасы җиңде. Җиңел атлетика эстафеталары 2 сентябрьдән алып 5 октябрьгә кадәр дәвам итте. Гадәттәгечә иң күп кеше катнаша торган әлеге чарада 1,5 меңнән артык спорт сөюче ярышкан. Җиңел атлетика буенча “Метроэлектротранс” МУП командасы җиңүче дип табылды”, - дип хәбәр итте Илгиз Фәхриев.
Физик культура һәм спорт комитеты рәисе сүзләренә караганда, 16 октябрь – 18 декабрь көннәрендә узган мини-футбол ярышларында да казанлылар актив катнашкан. Мини-футбол турниры 362 командадан 3620 катнашучы җыйган. Әлеге спорт төрендә “Триумф дуслары” командасы җиңгән.
“Спортлы Казан” кысаларындагы велойөгереш стартына 1250 кеше чыккан. Ярышлар “Казан-Арена” стадионы каршындагы мәйданда узган, аларда РФ ЭЭМ Казан буенча идарәсе командасы җиңү яулаган. Физик культура, спорт һәм туризм Идел буе дәүләт академиясенең җыелмасы 2500-дән артык катнашучы җыйган йөзү ярышында җиңүче булып чыккан.
“Спартакиада катнашучылары арасында бадминтон һәм өстәл теннисы спорт төрләре дә популярлык казанган. Бадминтон буенча ярышлар 19 октябрь – 17 ноябрь көннәрендә “Ак Бүре” спорт комплексында һәм Ш.Тарпищев исемендәге Казан теннис академиясендә узган. Катнашучыларның гомуми саны 399 кеше булган. Финал этабында “Триумф дуслары” командасы җиңгән. 1 ноябрь – 7 декабрь вакыт аралыгында өстәл теннисы ярышлары узган. Аларда 400-дән артык кеше катнашкан. Бу спорт төрендә Казан мотор төзү җитештерү берләшмәсе командасы өстенлек алган”, - дип сөйләде Илгиз Фәхриев.
“Спортлы Казан-2013” спартакиадасын 21-28 декабрь көннәрендә узган чаңгы ярышлары тәмамлаган. Әлеге спорт төрендә иң җитез булып РФ ЭЭМ Казан буенча идарәсе командасы табылган. Ярышларның барлык җиңүчеләре һәм бүләкләнүчеләре диплом, медаль һәм “Спортлы Казан-2013” гомумшәһәр спартакиадасы символикасы төшерелгән кубоклар белән бүләкләнгән.
“Безнең Спартакиадада аеруча актив катнашкан өлкәләр – ТКХ, урта һәм кече эшмәкәрлек предприятиеләре һәм компанияләре, сәнәгать предприятиеләре, муниципаль һәм дәүләт учреждениеләре вәкилләрен билгеләп узасы килә. Узган шәһәркүләм Спартакиада нәтиҗәләре буенча иң спортлы оешма булып РФ ЭЭМ Казан буенча идарәсе, Казан шәһәренең Башкарма комитеты, “Триумф дуслары” командасы булды”, - дип белдерде Физик культура һәм спорт комитеты рәисе.
Әмма, аның сүзләренә караганда, активлык күрсәтмәгә өлкәләр дә бар. Андыйларга финанс учреждениеләре, салым органнары һәм башкалар керә.
“Спартакиада үткәрүне, һичшиксез, дәвам итәчәкбез һәм үстерәчәкбез. Шәһәр хуҗалыгының кайбер өлкә вәкилләрен хәрәкәткә китерәсе калды. Мисалга, банкирларны. Акча санау да эш, әмма анда вак моторика җәлеп ителгән, бөтен организмның эшләве кирәк. Һәрвакыттагыча актив булганнар да бар. ЭЭМ Казан буенча идарәсе елдан ел уңышларга ирешә, “Метроэлектротранс” һәм башка транспортчылар үз өлкәләрендә тон биреп торалар. Киров һәм Мәскәү районнарының командалары “Алтын шайба”дагы медальләре буенча алда бара. Күбесе җитәкче позициясеннән тора. Төп эшебез, һичшиксез, шәһәр хуҗалыгы, әмма сәламәт тәндә - сәламәт акыл”, - дип билгеләде Илсур Метшин.
Шулай ук Казан Мэры чираттагы тапкыр Универсиада спорт комплексларының һәркем өчен бара алырлык булуын тәэмин итү даими контрольдә булырга тиешлеген ассызыклады.
“Без – илнең спорт башкаласы. Безнең Россия буенча иң әйбәт инфраструктура. Объектлар саны буенча безнең белән бары Сочидагы хезмәттәшләребез ярыша ала. Универсиада мирасы белән проблема юк. Объектлар тулы, аларның барысы да эшләргә, хезмәт күрсәтергә тиеш. Шундый зур объектларның түләүсез эшли алмаганын аңлыйбыз, әмма беркем дә акча эшләү теләге белән генә уйнарга тиеш түгел. Кулай бәя белән Балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәпләрендә тәрбияләнүчеләргә түләүсез төркемнәр арасында алтын урта булырга тиеш”, - дип нәтиҗә ясады Илсур Метшин.