Ялларда төп магистральләр чистартылган, әмма ишегалларында һәм поселокларда эш әле күп, дип саный Илсур Метшин.
(KZN.RU, 20-нче гыйнвар). Узган атнада Казанда яуган көчле карга шәһәр хезмәтләре әзер торды. Узган атнада шәһәр урамнарыннан барлыгы 50 мең тоннадан артык кар чыгарылган. Барлык төп магистральләр чистартылган, урам-юл челтәренең калган объектларында эш дәвам итә. Бу хакта “эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсендә Башкарма комитет Җитәкчесенең урынбасары – Тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Игорь Куляжев хәбәр итте.
Ул гыйнвар башыннан бирле Татарстан башкаласында 45 мм кар яуганы теркәлгәнен билгеләде, бу исә айлык нормадан 136%-ын тәшкил итә. Айлык норманың 75%-ы узган атнага туры килә. Игорь Куляжев сүзләренчә, шәһәр хезмәтләренең аерым игътибары бозлавык булдырмауга, шулай ук урам-юл челтәреннән һәм тротуарлардан кар чыгаруга юнәлтелгән иде. “Явым-төшем вакытында бозлавык, шулай ук юлларда бөкеләр булмады”, - дип өстәде Тышкы төзекләндерү комитеты рәисе.
Шәһәрнең ишегалды территорияләреннән һәм биналар түбәләреннән беренче декадаларда карны җыеп түгү хакында Казан Башкарма комитеты ТКХ комитеты рәисе Искәндәр Гыйниятуллин хәбәр итте. Аның сүзләренә караганда, булган техника һәм ТКХ предприятие хезмәткәрләрен җәлеп итеп кар түгү эше узган атнада, көчле кар яуганнан соң башланган. “Ялларга кадәр оператив рәвештә Казан ишегалларының 63%-ы тәртипкә китерелгән. Тулаем алганда, ишегалды территорияләрендә кар җыештыруга караган зур шикаятьләр булмады”, - дип төгәллек кертте Искәндәр Гыйниятуллин.
Атна дәвамында шәһәрнең 50%-тан артык авышлы түбәләре кардан чистартылган, көн саен җыештыру эшенә 110-лап кеше җәлеп ителгән. “Без Казанның барлык районнарына, идарәче компанияләренә түбәләрдән кар түгүне оештыру буенча кисәтү телефонограммаларын вакытында җибәрдек”, - дип нәтиҗә ясады Искәндәр Гыйниятуллин.
Казан Мэры Илсур Метшин ассызыклап узганча, гыйнварның беренче көннәрендә һава шартлары шәһәр хезмәтләрен аяган, әмма хәзер кар икеләтә яуган. “Гыйнвар ахырына кар икеләтә генә булса ярый әле. Шәһәр хезмәтләренә нык коралланган хәлдә булу үтенече белән мөрәҗәгать итәм. Әгәр төп магистральләр, шулай ук 1, 2 һәм 3 категорияле юллар узган шимбә-якшәмбе тәртипкә китерелгән булса, тротуарларны, ишегалларны һәм поселоклардагы юлларда эш җитәрлек хәлдә эшләнмәгән”, - дип өстәде шәһәр башлыгы һәм халык өчен нәкъ шул өлкәләрнең проблемалы зоналар булганын искә төшерде.