Фәннәр академиясендә Азат Зыятдиновның 75 еллыгын бәйрәм иттеләр
Бәйрәм чарасында Казан Мэры Илсур Метшин катнашты.
(KZN.RU, 21-нче гыйнвар).Кичә ТР Фәннәр академиясендә Азат Зыятдиновның 75 еллыгын бәйрәм иттеләр. Бәйрәм чарасында ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Казан Мэры Илсур Метшин, мәдәният министры урынбасары Гүзәл Нигъмәтуллина, “Нижнекамскнефтехим” ААҖ фәнни-техник үзәк директоры Валерий Погребцов, ТР ФА президенты Әхмәт Мазһаров катнашты.
ТР ФА президиумының нефтехимия мәсьәләләре буенча киңәшчесе, ТР Дәүләт Советы депутаты, техник фәннәр докторы Азат Зыятдинов – әйдәп баручы галим.
ТР атказанган химигы, ТР фән һәм техника өлкәсендәге дәүләт премиясе лауреаты Азат Зыятдинов 100-дән артык патент, 170-тән артык фәнни хезмәтләр һәм басмалар авторы, дип хәбәр итә ТР Дәүләт Советы җәмәгатьчелек белән һәм ММЧ белән үзара эшләү бүлеге.
Очрашу ахырында Фәрит Мөхәммәтшин юбилярга ТР Дәүләт Советы Рәисенең рәхмәт хатын, Әхмәт Мазһаров ТР Фәннәр академиясе президиумының рәхмәт хатын тапшырды.