Яңа Савин һәм Авиатөзелеш районнары башлыгы Тимур Алибаевның доклады 146-нчы номерлы мәктәптә тикшерелде.
(KZN.RU, 21-нче гыйнвар). Узган атнадан башлап, Казан Мэры Илсур Метшин көн саен шәһәрнең районнары һәм Башкарма комитеты бүлекләрендә булып, җитәкчеләр белән бергәләп узган ел нәтиҗәләрен чыгара һәм бу елга бурычлар куя. Аерым алганда, Мэр Башкарма комитет җитәкчеләре урынбасарлары һәм район башлыклары хисапларын тыңлады.
Ел нәтиҗәләре турында Мэрга беренчеләрдән булып Яңа Савин һәм Авиатөзелеш районнары башлыгы Тимур Алибаев хисап тотты. Чара шәһәрнең Яңа Савин районында урнашкан аерым фәннәрне тирәнтен өйрәтә торган 146-нчы номерлы мәктәптә узды.
Тимур Алибаев районнарда торак, шул истәптән социаль ипотека буенча торак төзү хакында, капиталь ремонт масштаблары һәм перспективалары, “Һәркем өчен торак” программасын гамәлгә кую барышы, төзекләндерү һәм яшелләндерү, шулай ук поселоклардагы уңай үзгәрешләр һәм башкалар турында сөйләде.
Елның икътисади нәтиҗәләре, шул исәптән сәнәгый җитештерү индексы үсеше докладның аерым темасы булды. Шәһәр башлыгы җиткергән хәбәрләр арасында аренда йорты төзелеше, подъездларны ремонтлау район программасы һәм поселокларда ут кертү планнары хакында булды. Доклад барышында аеруча кискен торган, аерым алганда, хуҗасыз челтәрләр һәм шактый тузган челтәрләр хакында әйтелде.
Район башлыгын тыңлап, төгәллек кертә торган күпсанлы сорауларын биргәч, Мэр Яңа Савин һәм Авиатөзелеш районнары администрациясенең җайга салынган эшен “канәгатьләнерлек” бәясенә бәяләгәнен билгеләде, чөнки үз-үзебезгә “яхшы” һәм “бик яхшы” билгеләрен куймыйбыз”.
“Чын чемпион – бер тапкыр рекорд күрсәткән түгел, ә даими рәвештә югары нәтиҗәләрен күрсәтүче”, - дип нәтиҗә ясады Илсур Метшин.
Моннан тыш, үзенең визиты барышында шәһәр башлыгы мәктәпне дә карап чыкты. 146-нчы номерлы мәктәп директоры Диләрә Кәримова аңа, аерым алганда, яңартылган ашханәне һәм укучыларны тукландыруны оештыруның яңа системасы хакында сөйләде.
146-нчы номерлы мәктәптә 1006 укучы белем ала. Мәктәп укучыларын ашату берничә юнәлештә (льготалы туклану, дотацион туклану, озайтылган көн төркеме туклануы) оештырылган. Моннан тыш, 146-нчы номерлы мәктәп укучылары комплекслы көндезге аш сайлый ала. Әлеге вариантның төп өстенлеге булып меню төрлелеге тора. Балалар төрле ризык сайлый ала, әмма меню укучыларның мәҗбүри рәвештә витаминлы туклануларына нигезләнгән.
Диләрә Кәримова сүзләренә караганда, ашханәдәге чиратны бетерү өчен мәктәп холлында балалар заказны алдан формалаштыра алсын өчен махсус терминал урнаштыру турында карар кабул ителгән. Терминалга укучының туклану картасы куела, шуннан соң, комплекслы төшке аш, яисә башка ризыклардан торган көндезге аш сайлана. Шуннан соң укучы чегын бастырып, ашханәгә килә. Терминалда шулай ук мәктәп укучысының карта балансын да тикшерергә була.
“Шулай ук без үзеңә үзең хезмәт күрсәтүгә күчтек. Мәктәп укучылары ике тарату линиясеннән төшке ашны үзләре җыя. Өстәлләрне без башлангыч сыйныф укучыларына гына әзерлибез”, - дип билгеләде 146-нчы номерлы мәктәп директоры.
Шулай ук балалар өчен өстәмә рәвештә буфет эше оештырылган, биредә укучылар яңа сыгылган сок яисә коктейль ала ала. Әлеге хезмәт өчен дә мәктәп укучысы картасы аша түли.
Мәктәп ашханәсеннән тыш Илсур Метшин ремонтланган спорт залын һәм берничә сыйныфны карап чыкты.