Казан командасын Татарстан башкаласы Мэры Илсур Метшин җитәкләгән.
(KZN.RU, 22-нче гыйнвар). Казан командасы “Нефтехимик” боз аренасында узган хоккей “дуслык матчы”нда Түбән Кама башлыгы җыелма командасын җиңгән.
Казан командасын Татарстан башкаласы Мэры Илсур Метшин җитәкләгән, Түбән Кама җыелмасының капитаны Түбән Кама муниципаль районы башлыгы Айдар Метшин булган.
Казан командасы составында Илсур Метшинның улы – Таһир, Физик культура һәм спорт комитеты рәисе Илгиз Фәхриев, хоккей ветераннары Алексей Чупин, Владислав Макаров, Альберт Вафин һәм башкалар уйнаган.
Боз сарае трибуналары хоккей сөюче тамашачылар белән тулган. Хоккейчылар җанатарларны матур уен белән бүләкләгән. Командалар арасында ярыш өч период дәвамында дәвам иткән, нәтиҗәдә, 4:3 хисабы белән Казан командасы җиңү яулаган.
Җиңүчеләргә зур татлы бүләк – дуслык һәм тынычлык символлы торт тапшырдылар. Соңгы “сызгырудан”соң Илсур Метшин Түбән Кама халкын 2014 ел белән тәбрикләде, һәммәсенә сәламәтлек, уңышлар, изгелек теләде, дип хәбәр итә Түбән Кама муниципаль районы матбугат хезмәте.
Фоторепортаж