Ачылу һәм торак йорттан символ ачкычын төзүчеләрдән тапшыру тантанасында Казан Мэры Илсур Метшин катнашты.
(KZN.RU, 20-нче гыйнвар). ТР Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре озак көтелгән өй туен бәйрәм иттеләр. Җиңү проспекты, 57 адресы буенча 14 катлы торак йорт куллануга тапшырылган. Бу йортта Казан һәм Татарстанның полиция хезмәткәрләре яшәячәк.
Ачылу һәм торак йорттан символ ачкычын төзүчеләрдән тапшыру тантанасында Россиянең эчке эшләр министры урынбасары Юрий Алексеев, ТР буенча баш федераль инспектор Ренат Тимерҗанов, ТР Президенты аппараты җитәкчесе Әсгат Сәфәров, Казан Мэры Илсур Метшин, шулай ук ЭЭМ ТР буенча министры Артем Хохорин катнашты.
Торак йорт 137 хезмәт фатирына исәпләнгән. Биредә республикабызның Казан полиция вәкаләтле участок хезмәткәрләре тораклы булды. Алар өчен йортта 80 фатир бүлеп бирелгән, дип хәбәр итте Россия Эчке эшләр министры урынбасары.
Полиция хезмәткәрләре һәм аларның гаиләләре өчен йорт федераль бюджеттан бирелгән акчага салынган. Йортта 1 һәм 2 бүлмәле уңайлыклары булган фатирлар урнашкан. Россия Эчке эшләр министрлыгы исеменнән Юрий Алексеев әлеге йортны торгызган төзүчеләргә ихлас рәхмәтен белдерде. Аерым рәхмәт сүзләре илебез һәм республика җитәкчелегенә җиткерелде. “Бу йортта бары яктылык, ямь, мәхәббәт һәм үзара аңлашу хөкем итсен”, - дип теләде ул йортларда яшәүчеләргә.
Илсур Метшин, форсаттан файдаланып, полиция хезмәткәрләренә 2013 елгы Универсиаданы әзерләү һәм үткәрү чорында җәмәгать тәртибен саклау буенча башкарылган зур эш өчен тагын бер кат рәхмәтен белдерде. “Өй туе – зур вакыйга, шәһәребез тормышында зур бәйрәм”, - дип билгеләде ул һәм өй туен бәйрәм итүчеләргә гаилә бәхете теләде.
Артем Хохорин, үз чиратында, йорт төзелеше 2005 елда – Россия икътисады өчен җиңел булмаган чорда башланганын искә төшерде. Авырлыкларга карамастан, объектны төзеп бетереп, куллануга тапшыра алдылар. Бүгенге көндә ЭЭМ ТР буенча министрлыгының унлап гаиләсе биредә фатирлы булды.