Казан Мэры яңа торак программасы буенча төзелгән Журналистлар урамындагы йортны карап чыкты.
(KZN.RU, 22-нче гыйнвар). Аренда торагын куллануга кертү муниципаль хакимияткә шәһәр хуҗалыгының барлык өлкәләренә квалификацияле белгечләрне җәлеп итәргә мөмкинлек бирәчәк. Журналистлар урамындагы яңа торак программасы буенча төзелгән йортларның берсен караган вакытта Казан Мэры Илсур Метшин шундый фикер белдерде.
Шәһәр башлыгын Башкарма комитет Җитәкчесенең беренче урынбасары Азат Нигъмәтҗанов, Совет районы администрациясе башлыгы Рөстәм Гафаров, Торак сәясәте идарәсе башлыгы Марсель Габделхаков, “Акташ” ҖЧҖ директоры Газинур Әхмәтов озата йөрде.
Журналистлар урамындагы торак йорт 44 фатирга исәпләнгән. Азат Нигъмәтҗанов сүзләренә караганда, биредә барлык эшләр башкарылган, төзекләндерү эшләрен тәмамларга калган. Торак фатирлардан тыш йорт инфраструктурасына цоколь биеклегендәге катта урнаштырылган җәмәгать бүлмәләре һәм парковка керә. Илсур Метшин берничә фатирны карап чыкты. Аларның барысында да эчке отделка эшләре эшләнгән. Фатирлар биредә яшәүчеләрне кабул итәргә әзер.
“Әйбәт проект һәм бик шәп программа. Социаль ипотека халыкны һәркем алырлык торак белән тәэмин итү эшендә локомотив булып кала. Әмма без Президенттан аренда торагы программасы хакында сорадык, һәм республикабыз Президенты Рөстәм Миңнеханов үтенечебезгә колак салды”, - диде Илсур Метшин.
Казан Мэры бүгенге көндә медицина, мәгариф, шәһәр хуҗалыгы үсешенә зур акча тотылганын билгеләде. Әмма квалификацияле кадрлар җитмәү мәсьәләсе шактый кискен тора. “Медицинада безгә тар белгечләр, шәһәр хуҗалыгында квалификацияле кадрлар – грейдерчылар, ишегалды себерүчеләр җитми. Хәзерге вакытта “хезмәт торагы” төшенчәсе юк, әмма шундый зур булмаган аренда фатирлары безгә кирәкле кадрларны җәлеп итәргә ярдәм итәчәк, чөнки торак мәсьәләсе һәрвакыт кискен тора”, - диде шәһәр башлыгы.
“Ике аренда йорты – бу әле беренче карлыгач кына. Аренда бәясенең күчемсез милек базарындагы бәядән шактый арзанрак булуы мөһим”, - дип белдерде Илсур Метшин.