Илсур Метшин Универсиадага бәйле рәвештә ММЧ материалларында еш телгә алынган.
(KZN.RU, 23-нче гыйнвар). “Медиалогия” компаниясе Идел буе федераль округы регионнары башкала җитәкчеләре арасында медиарейтингны әзерләде. Казан Мэры Илсур Метшин рейтингның лидеры дип табылды.
Рейтинг ТВ, радио, газета, журнал, мәгълүмати агентлык, интернет-ММЧ арасында иң абруйлы 13000 чыганакны үз эченә алган “Медиалогия” системасының ММЧ базасы нәтиҗәләре нигезендә төзелә. Рейтингны төзүчеләр сүзләренә караганда, Илсур Метшинның исеме Казанда Универсиадага әзерләнү һәм үткәрү белән бәйле материаллар хисабына еш кулланылган. “Универсиада, бөтен Россия буенча узган һәм миллионлаган кешеләрнең йөрәкләрен ялкынландырган Утны хәтеребездә гел саклаячакбыз. Казан нык үзгәрде”, - дип белдерде Илсур Метшин. Шулай ук шәһәр җитәкчесе “Казан хәзер дөньякүләм дәрәҗәсендәге спорт чаралары үткәрергә әзер”, дип билгеләде.
Федераль һәм региональ ММЧ анализлау нәтиҗәләре нигезендә Илсур Метшинның медиандексы 16063,68 пунктны тәшкил итә. Рейтингның икенче урынында – Пермь шәһәре башлыгы Игорь Салко (4378,89). өченчедә - Самара Мэры Дмитрий Азаров (4332,59).
Шуны да искәртеп узарга кирәк, Илсур Метшин ел дәвамында айлык рейтингларда да беренчелекне саклап килде.