Казан Мэры Капиталь төзелеш һәм реконструкция идарәсенең экс-җитәкчесенә Татарстан башкаласы файдасына башкарган хезмәте өчен рәхмәтен белдерде.
(KZN.RU, 24-нче гыйнвар). Казан Мэры Илсур Метшин Казан шәһәре Думасының XXX сессиясендә Капиталь төзелеш һәм реконструкция идарәсенең экс-җитәкчесе Илгиз Латыйповка “Казан хакына мактауга лаеклы хезмәте өчен” аерым хөрмәтләү билгесен тапшырды.
Илгиз Латыйпов “ТАИФ-СТ” ҖЧҖ-ны җитәкләгән килеш, “ТАИФ” компанияләр төркеме эшенә күчте. Капиталь төзелеш һәм реконструкция идарәсе башлыгы вазифасына аның урынына Марат Сәмигуллин килде.
“Барлык шәһәрлеләр исеменнән Илгиз Латыйповка башкарылган хезмәте өчен рәхмәт белдерергә рөхсәт итегез. Ул 2006 елдан бирле Капиталь төзелеш идарәсен җитәкләде. Шушы вакыт эчендә аның җитәкчелегендә күпләгән объектлар төзелде. Хәзер ул Татарстан Республикасының төп компанияләренең берсенең әһәмиятле юнәлешен җитәкли”, - дип билгеләде Илсур Метшин.
Илгиз Латыйпов үз чиратында Казан Мэрына һәм залдагыларга уртак хезмәттәшлек һәм булышлык күрсәтүләре өчен рәхмәтен белдерде, шулай ук үзенең алдагы хезмәте Татарстан башкаласының үсеше белән бәйле булачаклыгына ышандырды.
Шулай ук Илсур Метшин депутатларга Капиталь төзелеш һәм реконструкция идарәсе башлыгы Марат Сәмигуллинны тәкъдим итте. “Без аны 2013 елгы Универсиадага әзерлек вакытындагы уртак хезмәтебездән беләбез”, - дип искәртте шәһәр җитәкчесе.