Сессиядә 50 депутатның 44-е катнаша.
(KZN.RU, 24-нче гыйнвар). Хәзерге вакытта шәһәр Ратушасында Казан шәһәре Думасының XXX сессиясе үз эшен башлап җибәрде. Утырышны Казан Мэры Илсур Метшин җитәкли. 50 депутатның 44-е залда, карар кабул итәр өчен кворум бар.
Сессия эше барышында депутатлар түбәндәге мәсьәләләр буенча фикер алышачак:
Казан муниципаль берәмлегенең Башкарма комитеты җитәкчесен билгеләү турында;
Казан муниципаль берәмлегенең 2011-2015 елларга Социаль-икътисади үсеш программасына үзгәрешләр кертү турында;
“Казан шәһәре Думасының “Казан шәһәре муниципаль берәмлегенең 2014 ел һәм планлы 2015 һәм 2016 еллары бюджеты турындагы”гы карарына үзгәрешләр кертү турында;
Казан шәһәренең Җирдән куллану һәм төзелеш алып бару кагыйдәләре шәһәр төзү регламентлары карталары зонасына үзгәрешләр кертү турында;
Шәһәр урамнарына исем кушу турында;
Татарстан Республикасының сәламәтлекне саклау системасын медицина кадрлары белән тәэмин итүдә катнашу турында;
Оештыру мәсьәләләре.