Казан Мэры “Йолдызлы билет” премиясен ел саен тапшыру һәм катнашучыларның географиясен арттыру идеясе белән чыкты.
(KZN.RU, 18-нче декабрь). Бу көннәрдә Казанда уза торган “Аксенов-фест-2013” әдәби-музыкаль фестивале катнашучылары белән кичә шәһәр Мэры Илсур Метшин очрашты.
Формаль булмаган очрашу Василий Павлович Аксеновның музей-йортында узды. Чәй өстәле артына фестивальнең попечительләр советы вәкилләре, Россиянең алдынгы язучылары җыелды. Мэр белән очрашуда Мәскәү, Петербург һәм Екатеринбургтан әдәбиятчылар, артистлар һәм кинематографистлар катншты: Ирина Барметова, Максим Амелин, Леонид Юзефович, Александр Кабаков, Денис Осокин, Евгений Попов, Светлана Васильева, Алексей Федорченко һәм башкалар.
“Октябрь” журналының баш мөхәррире Ирина Барметова фестивальне оештыруы өчен Илсур Метшинга рәхмәтен җиткерде. “Бу елда без католиклар раштуасы алдыннан килдек, дисәк тә була, бу исә бәйрәм рухын тагы да арттыра. Икенче ел Мәдәният елы буларак игълан ителгәнлеген исәпкә алсак, фестивалебез тагы да үсәр һәм яңа көчләр җыяр дигән өмет бар”, - дип билгеләде ул.
Илсур Метшин фестиваль хәрәкәте нигезләүчеләреннән “Аксенов-фест” яңа үсеш алсын һәм заман белән бергә барсын өчен нәрсә кирәк булуы турында кызыксынды.
Башта очрашуда катнашучылар ел саен үткәрелә фестивальнең үткәрү датасын билгеләүне сорадылар. Эш шунда ки, кыска вакыт эчендә хөрмәткә лаеклы авторларны җыю кыенга туры килә, чөнки иҗат әһелләренең графигы бер ел алдан төзелеп куела.
Ирина Барметова чираттагы фестивальнең датасына киләсе елның башында ачыклык кертергә тәкъдим итте, бу очракта иҗат кешеләре үзләренең җәдвәлләренә фестивальгә баруны да кертә алачак һәм 2014 елгы фестивальдә катнашу мөмкинлеге барлыкка киләчәк. Илсур Метшин әлеге идеяне хуплады. Фестивальне үткәрү даталары буенча тәкъдимнәрне попечительләр советы әгъзалары әзерләячәк.
“Йолдызлы билет” Казан премиясен кайтару турында да сүз кузгатылды. Шәһәр җитәкчесе фикеренчә, премиягә яшь талантларны барлау географиясен киңәйтергә һәм авторларны Казаннан гына түгел, Бөтен Россия һәм читтән дә эзләргә кирәк. “Елның елында яшь талантларны барладык һәм бүләкләп килдек, һәм бу эшне туктатырга ярамый. Без премия бирү мөмкинлеген алдык һәм моны ел саен билгеләп үтәргә кирәк”, - дип искәртте Мэр.
Илсур Метшин премиянең концепциясенә якын арада тотынырга кушты. “Проект яхшы һәм яшьләргә ярдәм итәргә, талантларны эзләргә кирәк. Әлбәттә, ел саен бездә бер Денис Осокин булмас, әмма премияне тапшыруны яңартырга кирәк”, - дип билгеләде И.Метшин.
Сүз уңаеннан, очрашуда катнашкан прозаик, сценарияләр авторы, 2008 елда “Йолдызлы билет” премиясенә лаек булган Денис Осокин әлеге премиянең аның өчен беренче зур бүләк булуын билгеләп үтте.
Очрашуда катнашучылар шулай ук Аксенов фестиваленең мәйданын киңәйтергә теләк белдерделәр. Шәһәр җитәкчесе сүзләренә караганда, фестиваль хәрәкәте өчен Казанда матур урыннар җитәрлек. Әйтик, Универсиаданың мәдәни паркы урнашкан Игенчеләр сарае каршындагы мәйдан да яхшы территория булып тора.
“Василий Павловичның йорты булуы һәм, язучы үзе васыять итеп калдырганча, биредә “нафталин музее” булмавы яхшы. Без хәтерне генә яңартмыйбыз, эш барышын да даими күзәтеп барабыз. Биредә тормыш кайный, яшьләр килә, ел әйләнәсе күпләгән әдәби чаралар оештырыла”, - дип билгедәде Мэр.
Очрашу ахырында Илсур Метшин Казан “Аксенов-фест” кебек мәдәни вакыйгалар ярдәмендә тагы да үсәргә тиеш, дип билгеләп үтте. “Әлеге фестиваль Татарстан башкаласы горурлана алырлык мәдәни чаралар исәбенә керә. “Аксенов-фест” – безнең тарафтан сакланыла һәм үстерелә торган бренд”, - дип билгеләп үтте Мэр.