Чарада видеоконференцэлемтә режимында Рөстәм Миңнеханов һәм Илсур Метшин да катнашты.
(KZN.RU, 18-нче декабрь). XVI су спорт төрләре буенча дөнья чемпионатын әзерләү һәм үткәрү буенча оештыру комитеты утырышы кичә Казанда видеоконференцэлемтә режимында узды. Утырышны Россия Федерациясенең спорт министры, оештыру комитеты рәисе Виталий Мутко алып барды.
Чарада ТР Хөкүмәт Йортыннан видеоконференцэлемтә аша ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм казан Мэры Илсур Метшин да катнашты.
Утырыш башында Виталий Мутко билгеләп үткәнчә, 2013 елгы җәйге Универсиаданы Казанда үткәрү тәҗрибәсе 2015 елгы су спорт төрләре буенча дөнья чемпионатының югары дәрәҗәдә оештырылачагына ныклы ышаныч бирә.
"Казан 2013" башкарма дирекция җитәкчесе Владимир Леонов 2015 елгы Казандагы су спорт төрләре буенча дөнья чемпионатының төп күрсәткечләре турындагы нотык белән чыгыш ясады. Аерым алганда, ул мондый чемпионат Россиядә беренче мәртәбә үтәчәген билгеләп үтте. Бу бик зур җаваплылык, дип белдерде Владимир Леонов.
2013 елның июлендә үткән Су спорт төрләре буенча чемпионат Барселонада булганлыгын, биредә барлыгы 68 бүләк җыелмасы уйнатылганлыгын искәртеп үтте ул.
Су спорт төрләре буенча дөнья чемпионаты Казанда 2015 елда 24-нче июльдән 9-нчы августка кадәр үткәреләчәк, үткәрү вакыты расланган. Ярышларда 2,5 мең спортчы, 2 мең рәсми зат, 180-185 ил вәкилләре катнашачак.
Ярышлар су спортының 6 төре буенча уза - йөзү, ачык суда йөзү, суга сикерү һәм су полосы, хай-дайвинг.
Казанда 2015 елда 70 бүләк җыелмасы уйналачак, бу – су спорт төрләре буенча дөнья чемпионаты тарихында рекордлы сан.
Ярышларны үткәрү кысаларында, FINA таләпләрен истә тотып, булган инфраструктураны кулланачаклар. Шул исәптән "Казан-Арена" стадионы да кулланылачак. "Казан-Арена" стадионы мәйданчыгында урнаштырылачак ике вакытлы бассейн да FINA таләпләренә туры килерлек итеп төзеләчәк. Владимир Леонов хәбәр иткәнчә, бассейнны төзиячәк белгечләр стадионның футбол кыры деформацияләнмиячәк, дип ышандырган.
2015 елда Казанда шулай ук "мастерс" категориясендә су спорт төрләре буенча дөнья чемпионаты үткәреләчәк – 2 - 16-нчы августта.
Владимир Леонов FINA (Халыкара йөзү федерациясе) белгечләренең инде ике тикшерү визиты булганын хәбәр итте - 23-27-нче сентябрьдә һәм 10-нчы октябрьдә. Тикшерү визитлары кысаларында белгечләр ярышу һәм әзерләнү объектларын карап чыктылар. Чемпионатта катнашучыларны Универсиада авылында урнаштырачаклар дип планлаштырыла.
Россия Федерациясенең спорт министры, оештыру комитеты рәисе Виталий Мутко хәбәр иткәнчә, чемпионатны уздыру концепциясе эшләнгән һәм аңлаешлы. Соңыннан катнашучылар җиһазларга техник таләпләр һәм башка мәсьәләләр турында фикер алышты, дип хәбәр итә ТР Президентының матбугат хезмәте.
Фоторепортаж
Видеорепортаж