Казан шәһәре думасы Президиумы утырышында депутатлар шундый карар кабул итте.
(KZN.RU, 18-нче декабрь). Казан шәһәре думасының XXVIII сессиясе 25-нче декабрьдә 13.00 сәгатьтә шәһәр Ратушасында була. Казан Мэры Илсур Метшин рәислегендә узган Казан шәһәре думасы Президиумы утырышында депутатлар шундый карар кабул итте.
Утырышта Президиумның барлык әгъзалары да бар иде, карар кабул итәр өчен кворум да булды. Казан муниципаль берәмлеге башлыгының урынбасары Людмила Андреева хәбәр иткәнчә, чираттагы сессиядә депутатлар тарафыннан 10 мәсьәлә каралачак. 5 мәсьәлә план буенча булса, тагы 5-се шәһәр Башкарма комитеты тарафыннан өстәмә рәвештә кертелгән.
Депутатлар түбәндәге мәсьәләләр буенча фикер алышачак:
Казан шәһәрендәге яшьләр сәясәте турында;
Торак программаларның үтәлеше турында;
Казан шәһәре территориясендә реклама эшчәнлеген тәртипкә салу турында;
“Казан шәһәре Думасының “Казан шәһәре муниципаль берәмлегенең 2013 ел һәм планлы 2014 һәм 2015 еллары бюджеты турындагы”гы карарына үзгәрешләр кертү турында;
“Казан шәһәре Думасының “Казан шәһәре муниципаль берәмлегенең 2014 ел һәм планлы 2015 һәм 2016 еллары бюджеты турындагы”гы карарына үзгәрешләр кертү турында;
Казан шәһәренең Җирдән куллану һәм төзелеш алып бару кагыйдәләре шәһәр төзү регламентлары карталары зонасына үзгәрешләр кертү турында;
Казан шәһәре Думасының “Балигъ булмаган балаларның эшләре буенча комиссия һәм аларның хокукларын саклау” турындагы карарына үзгәрешләр кертү турында;
Казан шәһәре муниципаль берәмлеге Уставына үзгәрешләр кертү турында;
Депутатларның сайлаучылар алдында округларда исәп-хисап тотулары турында;
Казан шәһәре Думасының 2014 елга эш планы турында.
ТКХ комитеты рәисе Искәндәр Гыйниятуллин, җылылык энергиясе түләүләре арту сәбәпле, халыкка компенсацияләр бүлеп бирү турындагы мәсьәләне дә сессия эшендә карауны сорады. “Ел саен әлеге мәсьәлә сессиядә кабул ителә һәм шәһәр бюджетына кертелә. Хәзерге вакытта мәсьәлә тулысынча каралырга һәм кабул ителергә әзер”, - дип өстәде ул. Депутатлар әлеге мәсьәләне чираттагы сессиягә кертү карарына килделәр.
Көн кадагындагы мәсьәләләрне раслаганнан соң, депутатлар шәһәр төзелеше һәм торак-коммуналь хуҗалык буенча даими комиссия эше турындагы исәп-хисапны тыңладылар, шулай ук ТР Президентының юлламасындагы 2014 елга Татарстан Дәүләт Советына тәкъдимнәрен тормышка ашыру буенча төп чаралар планын ишеттеләр. Казан шәһәре думасына, даими комиссия һәм шәһәр Башкарма комитетына көчләрне берләштерергә һәм пландагы чараларның барысының да үтәлешен тәэмин итәргә кушылды.