Казан ратушасында 2013 елгы Универсиаданы уздыру уңаеннан чираттагы бүләкләү тантанасы булып узды.
(KZN.RU, 18-нче декабрь). Казан ратушасында 2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиаданы уздыру нтиҗәләре буенча чираттагы бүләкләү тантанасы булып узды. Казанның мактау грамоталарын, Татарстан башкаласы Мэрының Рәмхәт хатларын, Башкарма комитетның Мактау грамоталарын шәһәр Мэры Илсур Метшин тапшырды.
Шәһәр җитәкчесе әлеге тантананың бу елда беренче генә һәм соңгысы да булмавын билгеләп үтте. “Республика һәм шәһәр җитәкчелеге һәрберебезгә шәхсән, күзгә-күз карап, Уеннарга әзерлек чорында башкарылган эшләрегез өчен рәхмәт җиткерәсе килде. Әлеге вакыйганың нәкъ үзәгендә кайнаган кешеләрне бүген залда күрүебезгә бик шатбыз”, - дип билгеләде Илсур Метшин.
Бүләк алган 120 кеше арасында Казан Башкарма комитеты һәм Мэрия ведомствосы карамагындагы учреждениеләр, Универсиада дирекциясе, автотранспорт предприятиеләре хезмәткәрләре, шулай ук отельер, балалар-яшүсмерләр спорт мәктәпләренең җитәкчеләре һәм республика һәм шәһәрнең иҗади коллективлары бар иде.
“Төзүчеләргә искиткеч яхшы спорт корылмалары булдырганнары өчен рәхмәт җиткерәсе килә; казанлылар, волонтерларыбыз һәм сез барлыкка китергән кунакчыллык иң яхшы оркестр кебек булды”, - дип билгеләде Илсур Метшин. Шәһәр җитәкчесе Универсиада ачылышында Казан һәм республика иҗат коллективлары 95%-ны тәшкил иткәнлеген билгеләп үтте. “Без үз көчебез белән тантананы булдыру бурычын куйдык: бөтен Казан җырларлык һәм биерлек итеп”, - дип мөрәҗәгать итте Мэр тантана кунакларына.
Александр Сладковский җитәкчелегендәге ТР Дәүләт симфоник оркестры, Миләүшә Таминдарова җитәкчелегендәге ТР Дәүләт камера хоры, ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбле һәм “Казан” бию ансамбле, “Мизгел” бию театры һәм башка коллективларга бүләкләр тапшырылды.
Шәһәр җитәкчесе Универсиаданың мәдәни паркы эшчәнлеген югары бәяләде һәм бүгенге тантананы алып баручыга, паркның төп сәхнәсенең баш режисеры Михаил Волконадскийга бүләк тапшырды.