Киңәшмәдә ТР Президенты Р.Н. Миңнеханов һәм Казан Мэры Илсур Метшин да катнашты.
(KZN.RU, 18-нче декабрь). Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында, тормыш циклы этапларында биналарның һәм корылмаларның иминлеге нигезләре буларак, төзелештә техник җайга салу системасын камилләштерү мәсьәләләре буенча киңәшмә узды.
Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов һәм Казан Мэры Илсур Метшин да катнашты.
Татарстан Республикасы төзелеш күләмнәре буенча Идел буе федераль округында – беренче урынны, Россия регионнары арасында бишенче урынны алып тора. 2013 елда Татарстанда 2,4 млрд. кв. метр торак файдалануга тапшырылган. 2013 елның 11 ае эчендә республикада төзелеш тармаклары буенча 244 млрд. сумлык эш башкарылган.
Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә, бүген республиканың төзелеш комплексы зур мөмкинлекләргә ия, 6,5 меңләп төзелеш бүлекчәләре бар.
Төзелеш тармагы югары квалификацияле белгечләргә мохтаҗ, дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов, монда инженер составы да, махсус урта белемле белгечләр дә керә. Тулаем алганда, Татарстан Республикасы Президенты сүзләренчә, төзелеш индустриясенең эре һәм уртача предприятиеләрендә 65 меңнән артык кеше эшли.
Казан шәһәрендәге 2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиадасына әзерлек төзелеш күләмнәрен арттырды, диде Рөстәм Миңнеханов, бу 45 мең тамашачылык яңа футбол стадионы да, уникаль объект – Су спорт төрләре сарае да, Теннис академиясе дә, Гимнастика үзәге дә, Волейбол үзәге дә. 2013 елгы Универсиада кысаларында шулай ук транспорт инфраструктурасы да яңартылды, Казан метрополитенын, юл чишелешләрен, җәяүлеләр күчешләрен төзү дәвам итте. Татарстанда шулай ук яңа мәдәният, мәгариф объектлары төзелде, медиа-үзәк пәйда булды.
Төзелешнең зур күләмнәре социаль ипотека, торакка, мәктәпләргә капиталь ремонт ясауга, балалар бакчалары, фельдшерлык-акушерлык пунктлары, авыл клублары төзүгә дә бәйле, дип белдерде Рөстәм Миңнеханов. Ул хәбәр иткәнчә, бу программаларны гамәлгә ашыру киләсе елда да дәвам итәчәк.
Зур проектлар тормышка ашырыла башлады - "Иннополис" шәһәр-иярчене, "Смарт-Сити Казан" кебек проектлар, Түбән Камада, "Алабуга" МИЗ территориясендә сәнәгать объектлары - әлбәттә, барлык бу объектларга заманча нормативлар кирәк, диде әйтте Рөстәм Миңнеханов, аларны куллану объектлар төзүне оптимальләштерер иде, аларны төзү вакытын кыскартыр иде. Рөстәм Миңнеханов шулай ук бүгенге көндә заманча төзелеш материалларны һәм технологияләрен куллану да мөһим икәнен билгеләп үтте, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.