Тантананы Казан Мэры Илсур Метшин алып барды.
(KZN.RU, 19-нчы декабрь). Казан Мэры Илсур Метшин XXVII Бөтендөнья җәйге студент Уеннары нәтиҗәләре буенча бүләкләр тапшырды. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Рәхмәт хатларын, шәһәр Мэрының Рәхмәтен һәм Рәхмәт хатларын, “Казан хакына мактауга лаеклы хезмәте өчен” аерым хөрмәтләү билгесен һәм Казанның Мактау грамоталарын Казан ратушасында бүген 120 кеше алды.
“Вакыт тиз бара, хәзер, 2014 ел алдыннан, Универсиада – шәһәр, республика, ил тарихы өчен алтын бит кебек. Әмма нәкъ менә бирегә, Татарстан башкаласының төп залына, Ратушага әлеге зур, күп көч таләп итә торган, иҗат эшендә 5 ел буена катнашканнарны җыясы килде”, - дип мөрәҗәгать итте шәһәр җитәкчесе тантанада катнашучы кунакларга.
Тантаналы чарада Казан Башкарма комитеты һәм аның ведомствосы карамагындагы учреждениеләре, район администрацияләре һәм автотранспорт предприятиеләре, РФ Тикшерү комитетының ТР буенча Тикшерү идарәсе бүлекләре, төзелеш һәм торак ширкәтләр, югары һәм урта белем бирү мәгариф учреждениеләре, музыка мәктәпләре хезмәткәрләре, балалар һәм яшүсмерләрнең спорт мәктәпләре һәм спорт комплекслары, шәһәр бию коллективлары җитәкчеләре, эшмәкәрлек вәкилләре катнашты.
Бүләкләнүчеләр арасында Универсиаданың мәдәни паркында катнашкан бию коллективлары да бар иде: Айрат һәм Лилия Баһаветдиновлар җитәкчелегендәге “Дорога из города”, “Пантера” (сәнгать җитәкчесе – Наил Ибраһимов), “Салават күпере” (сәнгать җитәкчесе – Надежда Будыленко), “Алишевец” (сәнгать җитәкчесе – Лариса Северьянова), Алина Барилова җитәкчелегендәге “Kingstep” һ.б. Шәһәрнең “Ватан”, “Форвард”, “Ника”, “Касатка”, “Авиатор”, “Приволжанин”, “Зенит” кебек балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәпләре һәм спорткомлекс җитәкчеләре дә бүләк алды.
Кунакчыллык өлкәсендә хезмәт куйганнарны бүләкләгәндә, Мэр кунакханә эшмәкәрлегендә бу күп кенә эшмәкәрләр өчен беренче адымнары булды, дип билгеләп үтте. “Кешенең моңарчы эшмәкәрлек белән таныш булмавы күренеп тора иде, әмма ул һәр көн үз эшенә 100%-ка бирелде, иң яхшы тәҗрибәләрне өйрәнде, иң яхшы персоналларны җыйды һәм шушы проект белән Универсиада башланганчыга кадәр тулысынча яшәде дисәк тә була”, - дип билгеләде Илсур Метшин. Шәһәр җитәкчесе сүзләренә караганда, җәмәгатьчелек туклануы өлкәсендә башкарылган эш шулай ук соклану уята: әлеге зур эшне яхшы башкарып чыктылар – көненә унар мең кешене тукландыра алдылар.
Тантаналы вакыйга ахырында Ратушага җыелган кунакларга XXVII Бөтендөнья җәйге студент Уеннарына әзерлек һәм уздыруга багышланган видеоролик күрсәтелде.
“Вакыйгаларның видеохроникасын караганда, моны без оештыра алдык микәнни, алдыбызга куелган тау кадәр бурычларны ничек ерып чыктык икән, уйлап куясың. Универсиада-2013 исемен йөртә торган җиңү елгасына һәрберегез дә керә, биредә сезнең шәхси хезмәтегезнең өлеше бар”, - дип сүзен йомгаклады Илсур Метшин.