Шәһәрчекне төзү барышы белән Илсур Метшин танышып кайтты.
(KZN.RU, 19-нчы декабрь). Бүген Казан Мэры Илсур Метшин “Әкият” курчак театры каршындагы боз шәһәрчегенең төзелеше белән танышып кайтты. Хәзерге вакытта мәйданчыкта эшләр тулы көчкә бара – боз таулары эшләнелә, боз йортлары өчен агач каркаслар төзелә. Бу елда шәһәрчек территориясенең зурлыгы узган ел белән чагыштырганда ике тапкырга артачак, ә боз сыннарының саны – 4 тапкырга диярлек.
Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары – Тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Игорь Куляжев Мэрга җиткергәнчә, боз шәһәрчегенең территориясе шартлы рәвештә ике зур зонага бүленәчәк. Курчак театры янында ук Кыш бабай һәм Кар кызының төп сыннары куелачак, чын чыршы, сарай һәм балалар өчен тау урнаштырылачак. Икенче өлеше уен рәвешендә планлаштырыла: анда олылар өчен һәм балалар өчен тизләтелгән таулар төзелә, сәүдә өчен берничә агач өй һәм җылыну өчен бер өй куела. Иң зур тауның озынлыгы 42 метрны тәкшил итәчәк, биеклеге – 12, ә шуып төшү озынлыгы 35 метр була.
“Боз шәһәрчеге территориясендә узган елдагы кебек 20 түгел, ә барлыгы 76 боз сыны урнаштырылачак. Алар арасында боз манаралары, койма, корылма, шулай ук туй фотосессияләре өчен боздан арка булачак”, - дип ассызыклап үтте Куляжев.
Тышкы төзекләндерү комитеты башлыгы билгеләп үткәнчә, боз конструкцияләренең куркынычсызлык ягыннан тәэмин ителеше өчен мастерлар алдан ук агач каркас эшли, соңыннан ул боз куела. “Узган елда боз таулары каркассыз иде, һәм һава температурасы күтәрелгәндә, алар селкенә башлады, бу исә конструкцияләрнең куркынычсызлык ягыннан тәэмин ителеше буенча икеләнүләргә китерде”, - дип билгеләде И.Куляжев. – Узган елгы тәҗрибәдән соң, бу елда проблема булмаячак”.
“Иминлек – төп момент, моңа аерым игътибар юнәлтүегезне сорыйм”, - дип билгеләде Илсур Метшин.
Шәһәр җитәкчесе яктыртуны ничек оештырулары турында кызыксынды. “Казгорсвет” МУП директоры Рөстәм Габделхаков ышандырганча, бу мәсьәләгә дә бу елда зур җаваплылык белән якын килгәннәр. Аның сүзләренә караганда, барлык боз сыннары да янып торачак. Моннан кала, мәйданчыкта өстәмә рәвештә 4 ут баганасы урнаштырылачак.
Игорь Куляжев билгеләп үткәнчә, шәһәрчек корылмасына мастерлар, планлаштырылган сроктан ике атнага соңа калып, 15-нче декабрьдә генә тотынган. “Без декабрь башында тотынырбыз, дип уйлаган идек, әмма боз 15-нче декабрьдә генә катты. Шуңа бәйле рәвештә шәһәрчекнең ачылышы 26-сы түгел, ә 29-нчы декабрьдә генә була”, - дип ачыклап үтте Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары. Подрядчы вәкилләре шулай ук Мэрны балалар боз шәһәрчегеннән мәхрүм калмячак дип ышандырдылар. “Балалар монда кышкысын гына түгел, язгы каникулларын да уздырачаклар әле – менә күрерсез”, - дип шаярттылар төзүчеләр.
“Узган ел без электән килгән матур традицияне – боз шәһәрчекләрен төзүне яңартып җибәрдек. Практикада күренгәнчә, аларга балалар гына түгел, өлкәннәр дә, хәтта олы яшьтәгеләр дә бик теләп килә”, - дип билгеләде И.Метшин. Шулай да, И.Метшин фикеренчә, боздан ясалган сыннарның санын арттыру гына җитми, балалар өчен күңел ачып була торган яңа мавыктыргыч шөгыльләр табарга кирәк, шул очракта шәһәрчек тә Яңа ел бәйрәмнәре буена “яшәячәк”. “Мәйданчык балалар өчен шатлык китерергә һәм Яңа ел кәефе өстәргә, шәһәрлеләрне һәм кунакларны шатландырырга тиеш”, - дип билгеләде ул һәм биредә вакытлыча парковка оештырырга кушты.