Казан Мэры ТКХ һәм төзекләндерү предприятиеләренә якынлашып килүче бәйрәм көннәрендә тулы көчкә әзерлекле булырга кушты.
(KZN.RU, 23-нче декабрь). Яңа ел бәйрәмнәре вакытындагы озын яллар шәһәр хезмәтләре эшенең көчәйтелгән чоры булып тора. Төзекләндерү һәм ТКХ предприятиеләренең барысы да гыйнварны тулысынча әзерлекле килеш каршы алырга тиеш, шул очракта гына шәһәр халкы һәм башкала кунакларыннан канәгатьсезлекләр булмаячак. Бу хакта бүгенге эшлекле дүшәмбе вакытында Татарстан башкаласы Мэры Илсур Метшин хәбәр итте.
Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары – Тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Игорь Куляжев җиткергәнчә, ТР Гидрометеорология үзәге мәгълүматлары буенча декабрь башыннан Казанда 55 мм явым-төшем яуган, бу исә айлык норманың 144%-ы дигән сүз.
“Юл предприятиеләре эше штатлы режимда оештырылган. Атна дәвамында эшләнгән техниканың тәүлек дәвамындагы уртача кулланылышы 625 берәмлекне тәшкил иткән. Тротуарларны чистартуга һәм 2014 елгы Олимпиада уты эстафетасы маршрутын әзерләүгә аерым игътибар юнәлтелә. Көн саен тротуарларда 35 махсус техника берәмлеге һәм 600-гә якын юл эшчеләре эшли”, - дип җиткерде Игорь Куляжев.
Илсур Метшин тротуарларны чистарту – иң беренчел юнәлеш, дип билгеләп үтте. – Чөнки Яңа ел бәйрәмнәре вакытында күпчелек халык бер-берсенә һәм бәйрәм чаралары оештырылачак мәйданчыкларга җәяү йөриячәк.
Игорь Куляжев шулай ук бүгенге көндә шәһәр предприятиеләре белән карны чыгару буенча 943 килешү төзелгәнлеген хәбәр итте. Шулай итеп, рәсми килешүләр барлык предприятиеләр белән диярлек төзелгән, аларның межаланган территорияләре бар. “Хәзерге вакытта махсус кар эреткеч җайланмаларда карны үтильләштерү буенча килешүләр төзү эше алып барыла”, - дип җиткерде Игорь Куляжев.
Түбә кыегыннан кар һәм боз сөңгеләрен чистарту эшләре дә дәвам итә. ТКХ комитеты рәисе Искәндәр Гыйниятуллин сүзләренә караганда, хәзерге вакытта 2163 кыеклы түбәнең 1002-се чистартылган, ягъни 47%. Әлеге эш план режимында дәвам итә.
“Имгәнү очраклары еш була торган ишегалды территорияләренә аерым игътибар биреләчәк. Әлеге участоклар турындагы мәгълүматларны без, мондый очраклар кабат булмасын өчен, Административ-техник инспекция идарәсенә һәм район администрацияләренә тапшырачакбыз”, - диде Искәндәр Гыйниятуллин.
“Безнең өчен Яңа ел бәйрәмнәре – беренче чиратта, барлык шәһәр хезмәтләре эшенең көчәйтелгән чоры. Бирегә җәмәгатьчелек тәртибен саклау да, чүпләрне чыгару да һәм башкалар да керә. Яңа ел бәйрәмнәре вакытында чүпләр тагы да күбрәк булачак, әмма шәһәрлеләрдән аларның чыгарылмавы турында шикаятьләр булмаска тиеш. Барлык предприятиеләрдә дә кизү тору буенча эшне оештырырга һәм җаваплы затларны билгеләргә кирәк. Торак фонд, транспорт, полиция, төзекләндерү хезмәтләренә карый торган барлык предприятиеләр дә тулы көчкә әзер булырга тиеш”, - дип ассызыклады Илсур Метшин.