Документлар 30-нчы декабрьгә кадәр җыелачак.
(KZN.RU, 23-нче декабрь). Казанның 17 меңнән артык гаиләсе балалар бакчасы өчен компенсация алырга барлык кирәк булган документлар тупланмасын тапшырды. Бу хакта Мэриядәге бүгенге аппарат киңәшмәсендә Казан Башкарма комитетының Мәгариф идарәсе башлыгы Илсур Һадиуллин җиткерде. Аның сүзләренә караганда, бу сан – балалар бакчаларына йөрүче барлык сабыйларның якынча 30%-ы дигән сүз.
Илсур Һадиуллин Казан Башкарма комитеты карары белән өстәмә компенсацияләр булдыру билгеләнгәнлеген искәртте, ул 2014 елның 1-нче гыйнварыннан балалар бакчаларына түләү арту сәбәпле мәктәпкәчә яшьтәге балаларны тәрбияли торган гаиләләргә социаль ярдәм күрсәтү йөзеннән оештырыла.
Компенсацияләрне җыю өчен документлар 20-нче октябрьдә мәктәпкәчә мәгариф учреждениеләре базасында җыела башлады, ул 30-нчы декабрьгә кадәр дәвам итәчәк.
Илсур Һадиуллин билгеләп үткәнчә, балалар бакчалары җитәкчеләре һәм ата-аналар комитетлары белән ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы, ТР Финанслар министрлыгы катнашлыгында бертуктаусыз киңәшмә уздырулар документлар җыю эшен җиңеләйтеп җибәргән.
Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү порталының (uslugi.tatar.ru) “Бала карау” бүлегендә калькулятор куелган, аның ярдәмендә сабыйны балалар бакчасында караган өчен ата-аналарга никадәр күләмдә компенсация биреләчәклеген исәпләп була. Шулай ук норматив документлар мәгълүматы мәктәпкәчә мәгариф учреждениеләренең мәгълүмат такталарына эленгән. Түләүләрнең артуы һәм субсидия түләү турындагы мәсьәләләргә кагылышлы мәгълүмат кәгазьләре ата-аналарга таратылды. “Документлар җыю турындагы барлык сораулар да Мәгариф идарәсенә конкрет карарлар кабул итәр өчен тапшырыла”, - дип өстәде Илсур Һадиуллин.
Казан Мэры Илсур Метшин җыелган документлар буенча компенсацияне вакытында тапшыра башларга кушты. “Тоткарлыклар белән ситуацияне күңелсезләндермәгез. Ул болай да киеренкелек тудырды: без төрле вариантларны карадык – балалар бакчасына бер генә бала йөргән очракны, ике бала йөргән очракны, шулай да ата-аналар түләве барыбер бар, һәм бу гаилә бюджетына өстәмә йөк”, - дип йомгаклады шәһәр җитәкчесе.