Илсур Метшин киләсе елда “Яшел рекорд” кысаларында барлык традицион мәйданчыкларда да чын чыршылар утыртырга кушты.
(KZN.RU, 23-нче декабрь). Казанның барлык районнарында да Яңа ел бәйрәменә әзерлекләр ахырына якынлашты. Бу хакта бүгенге эшлекле дүшәмбедә Татарстан башкаласы районнарының администрация башлыклары хәбәр итте.
Яңа Савин һәм Авиатөзелеш районнары башлыгы Тимур Алибаев бүгенге көндә төп магистральләр, 68 сәүдә объекты, шулай ук сәнәгать предприятиеләре фасадлары, югары уку йортлары һәм “Гаилә” үзәге территориясен бәйрәмчә бизәү эшләре тәмамланганлыгын билгеләп үтте.
“Бүген “Крылья Советов” паркында чыршы комплексын ачу тантанасы була, иртәгә Ямашев проспектында урнашкан балалар паркында чыршы шәһәрчеге ачыла. Шулай ук ишегалды һәм бистәләрдә дә чыршыларны бизәү тәмамланды”, - дип хәбәр итте Тимур Алибаев.
Киров һәм Мәскәү районнары башлыгы Дамир Фәтахов сүзләренә караганда, халык өчен биредә 8 чыршы шәһәрчеге оештырылган. “Мәскәү районында яшәүче күпчелек халыкның соравы буенча, “Химиклар” мәдәният йорты янындагы территориядә “Казаньоргсинтез” ААҖ булышлыгы белән 20 метрлы яңа чыршы куелды. Казан дәүләт дары заводы көче белән яңа чыршылар шулай ук Петров паркында да барлыкка килде, ә Левченко бистәсендә “Зарница” компаниясе шөгыльләнде”, - дип җиткерде Дамир Фәттахов.
Идел буе һәм Вахитов районнары администрациясе башлыгы Андрей Лобов хәбәр иткәнчә, төп транспорт магистрален Яңа елча бизәү эшләре тәмамланган. 19-нчы декабрьдә Черек күл паркында чыршы шәһәрчеге ачылган, биредә тимераяакта шуу өчен шугалак ясалган. 21-нче декабрьдә Сыртланова урамында урнашкан скверда чыршы эшли башлады. А.Лобов сүзләренә караганда, бүген Кыш Бабай һәм Кар Кызы Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе скверында сабыйлар өчен чыршы ачачак.
Совет районы башлыгы Рөстәм Гафаров районда 25 Яңа ел чыршысы куелганлыгын билгеләп үтте. “Ишегалларында без алдан ук чын чыршылар утырттык һәм, җирле халык аларны Яңа елда бизи алсын өчен, яхшылап карадык. Моннан кала, райондагы барлык урамнар да бәйрәмчә итеп бизәлде”, - дип сөйләде Рөстәм Гафаров.
Яңа ел бәйрәмнәре йөрүләре Иске Татар бистәсендә дә оештырылган. “Иске шәһәр” префектурасы җитәкчсе Линар Закиров сүзләренә караганда, 17-нче декабрьдән үзәк базарда Яңа ел сатулары оештырыла. Кушаев һәм Сабитовларның сәүдә утарында чыршы шәһәрчекләре оештырылган. Моннан кала, Болак ермагы аркылы күперләрне бизәү һәм Г.Камал театры каршындагы мәйданчыкны бизәү буенча эшләр тулысынча тәмамланган.
“Соңгы ике елда безнең кайбер ишегалларыбызда, шулай ук “Әкият” театры каршындагы скверда һәм Сыртланова урамындагы балалар паркында чын чыршылар барлыкка килде. “Яшел рекорд” кысаларында киләсе елда Яңа ел чаралары оештырыла торган барлык традицион мәйданчыкларда да чын чыршылар утыртырга кирәк. Әлегә алар зур булмаса да, бер 5-10 елдан биредә чын бизәлеш барлыкка киләчәк. Шулай итеп, чыршыларны да кисәргә кирәк булмаячак”, - дип билгеләп үтте Казан Мэры Илсур Метшин.