Олимпиада Утының 30-нчы декабрьдә килүе мактаулы да, шул ук вакытта җаваплы да, дип билгеләп үтте Илсур Метшин.
(KZN.RU, 23-нче декабрь). 2014 елгы Олимпия уеннары уты Татарстан башкаласында 230 этаптан артык маршрутны үз эченә алачак. 2014 елгы Олимпиаданың төп символы шәһәрнең барлык урамнары буенча узачак диярлек. Бу хакта бүген “эшлекле дүшәмбе”дә хәбәр ителде.
Башкарма комитет Җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ләйлә Фазлыева Олимпиада эстафетасының Казанда 30-31 декабрьдә узачагын искә төшерде.
“30-нчы декабрь көнне иртәнге 9-да без Олимпия утының авангард төркеме килеп төшәчәк тимер юл вокзалында факелны каршылыйбыз. Яңа ел алдыннан 2013 елгы Универсиаданың җылысын Сочида узачак Олимпиадага җибәрүебез – үзенә күрә бер символ”, - дип билгеләде Ләйлә Фазлыева.
Башкарма комитет җитәкчесенең урынбасары Олимпия утының Казандагы маршруты үз эченә 239 этапны алганын да хәбәр итте. Уеннар Символын 370 факел йөртүче алып барганын хәбәр итте. Шуларның 80-е Татарстаннан.
Эстафета барышында Олимпиада Уты Казан өчен әһәмиятле булган Универсиада Авылы, Казан Кремле, Казан (Идел буе) университетында булачак. Эстафета ахырында халык өчен бәйрәм оештырылачак “Казан-Арена” футбол стадионы алдындагы мәйданда тәмамланачак.
Ләйлә Фазлыева сүзләренә караганда, Олимпиада Уты эстафетасы маршруты буйлап полиция һәм ашыгыч медицина ярдәме бригадалары хезмәткәрләренең эше оештырылачак.
“Универсиада эстафетасы вакытында Утның кая гына җитүенә карамастан – бик зур бәйрәм иде. Олимпия Уты эстафетасын да казанлылар әйбәт каршылаячак дип уйлыйм. Олимпиада Утының 30-нчы декабрь килүе мактаулы да, шул ук вакытта җаваплы да”, - дип нәтиҗә ясады Казан Мэры Илсур Метшин.