Бу елның соңгы утырышында шәһәр Мэры Илсур Метшин рәислегендә узучы комиссия 9 объектны карады.
(KZN.RU, 24-нче декабрь). Казанның тарихи үзәгендәге төзелеш мәсьәләләре буенча ведомстволар арасындагы эш комиссиясе утырышы бүген шәһәр Башкарма комитетында булды.
Бу елның соңгы утырышында шәһәр Мэры Илсур Метшин рәислегендә узучы комиссия 9 объектны карады. Эш нәтиҗәләре буенча комиссия әгъзалары 7 объект төзелешен раслады, тагы 2-сен киләсе елдан карар өчен эшләп бетерергә, дигән карар кабул ителде.
Казанның баш архитекторы Татьяна Прокофьева билгеләп үткәнчә, хәзерге вакытта инвесторлар тарафыннан яр буе зоналарына аеруча зур кызыксыну бирелә, шул исәптән Кабан күленә дә. Шул рәвешле, комиссия әгъзалары Һади Такташ урамында өч объект төзү буенча фикер алышты һәм хуплады. Алар арасында 5 катлы торак бина, кунакханә һәм паркинглы 12 катлы мәдәни-күңел ачу үзәге, шулай ук вакытлыча офислы 2 катлы бина да бар.
Моннан кала, 5 катлы өч йолдызлы кунакханә киләчәктә Павлюхин һәм Шаляпин урамнары киселешендә барлыкка киләчәк. Татьяна Прокофьева әлеге объектның Шәһәр төзелеше советының фикер алышуына рекордлы күрсәткеч белән 7 тапкыр чыгарылганлыгын билгеләп үтте.
Комисссия катнашучылары Нариманов ур., 66 адресы буенча урнашкан торак йортны (эчендә торак булмаган биналары һәм парковкасы бар) эшләп бетерер өчен кире бирде. Архитектура һәм шәһәр төзелеше идарәсенең Казан буенча архитектура һәм мәдәни мирас һәйкәлләрен саклау бүлеге җитәкчесе Ольга Авксентьева билгеләп узганча, әлеге проект 2007 елдан бирле күрсәтелгән һәм беренче чорда анда 9 катлы йортлар булган. “Бүгенге көндә без катларны киметүгә һәм күпләп тарихи йортлар салу сакланып килгән Нариманов урамы буенча беренче линияне саклап калуга ирештек”, - дип билгеләде ул. Моннан кала, комиссия әгъзаларының сораулары булды, аларны йорт төзүчеләр эшләп бетерергә тиеш.
Мәрҗани урамында урнашкан 12-нче номерлы мәктәп янындагы 3 катлы корылма проекты шулай ук эшләп бетерергә куелган: комиссия судына ике вариант чыгарылган, шулай да комиссия әгъзалары уртак фикергә килмәде, кайсы вариант кулайрак икәнлеген билгели алмады.
“Таиф” ААҖ 5 катлы офис бинасының Пушкин һәм Бассейн урамнары киселешендәге проектын комиссия әгъзалары хуплады. Татьяна Прокофьева фикеренчә, бина матур һәм заманча күренә, мондый объектлар шәһәр үзәгендә дә барлыкка килергә тиеш. “Объект Пушкин урамының заманча укылышын тәмамлый”, - дип билгеләде ул.
Кече Мәскәү һәм Милиция урамнары буенча урнашкан “Сантехприбор” ААҖ заводы территориясендә торак йортлар төзү концепциясе дә хупланды. “Бу – Адмиралтия бистәсе территориясендә тәкъдим ителгән проектларның берсе. Архитекторларның зур эш башкарганлыгы күренеп тора, тарихи анализ үткәрдек, шуның өстенә объект буенча Шәһәр советы утырышында да берничә тапкыр сүз кузгатылды”, - дип билгеләде Т.Прокофьева. ТР мәдәният министры урынбасары Светлана Персова, беренче чиратта, проектка ярдәм итәргә кирәклекне җиткерде. План буенча биредә, “Сантехприбор” территорияләрендә, торак йортлардан кала тагы 2 балалар бакчасы да куелачак.
Тулаем алганда, үтеп баручы елга Казанның тарихи үзәгендә төзелеш мәсьәләләре буенча комиссия 37 объект буенча карарларны карады һәм кабул итте. Комиссия утырышы ахырында шәһәр башлыгы хезмәттәшләренә рәхмәт белдерде һәм 2014 ел тарихи үзәкнең үсеше өчен яңа киңлекләр ачар, дигән өметен җиткерде.