И.Метшин: "Яңа елда "Рубин"ның тернәкләнүенә өметләнәбез"
“Казан-Арена” кебек стадион булганда, без бары тик матур футбол уенын гына күрергә тиешбез, дип билгеләде Илсур Метшин.
(KZN.RU, 24-нче декабрь). Бүген Татарстан башкаласы Мэры Илсур Метшин “Эфир” телеканалындагы “Тема” тапшыруында катнашкан вакытта Казан “Рубин”ына тизрәк кризистан чыгуын теләде.
Программаның алып баручы Алексей Кулешов шәһәр җитәкчесенең “Рубин”да булган соңгы вакыйгаларга карата мөнәсәбәте белән кызыксынды. Исегезгә төшерәбез, попечительләр советы команданың баш тренеры Корбан Бәрдыевны һәм клубның генераль директорын Андрей Громовны вазифаларыннан азат итү карарын кабул итте.
“Рубин” – безнең бренд. Әлеге команда безгә күп тапкырлар горурланырлык мизгеләрне һәм сәбәпләрне бүләк итте. Сүз дә юк, иң зур рәхмәт сүзләренә Корбан Бәрдыев лаек. Ул – зур тренер. Футбол җанатарлар өчен уйнала, шуңа да трибуналарның буш булуы һәм Россия чемпионатында 11-нче урынны алу попечительләр советын канәгатьләндерә алмый. Командага киләсе Яңа елда тизрәк тернәкләнеп китүен телим. “Казан-Арена” кебек стадион булганда, без бары тик матур һәм лаеклы футболны гына күрергә тиешбез”, - диде Илсур Метшин.