Шәһәр җитәкчелеге эшендә социаль инфраструктураны үстерү беренче планда тора, дип билгеләде Илсур Метшин.
(KZN.RU, 24-нче декабрь). Киләсе 2014 елда Казанда шәһәр инфраструктурасының үсеше һичшиксез дәвам итәчәк. Беренче чиратта бу социаль өлкәгә кагыла. Бу хакта бүген Казан Мэры Илсур Метшин “Тема” программасы барышында хәбәр итте.
Тапшыруның алып баручысы Илсур Метшинның үтеп бара торган елга мөнәсәбәте белән кызыксынды, шәһәр җитәкчесе әлеге елның күп шатлыклы вакыйгаларга бай булуын билгеләп үтте. “Беренче чиратта, Универсиаданы билгеләп үтү кирәк, без аны үткәрү өчен күп көрәштек һәм югары дәрәҗәдә оештырып җибәрдек, моны исә дөнья күләм танылган берләшмәләрнең бәясе дә раслый”, - дип җиткерде Казан Мэры.
“Кызганычка, шатлык янәшәсендә һәрвакытта да күңелсезлекләр дә була, бездә дә борчу тудырырлык берничә вакыйга булды, шулар арасында “Боинг” авиаһәлакәте дә бар. Тиздән әлеге фаҗига булганга 40 көн була, һәлак булган кешеләрнең якыннары һәм туганнарына кайгыларын уртаклашам”, - дип җиткерде И.Метшин.
Киләсе елгы планнарга килгәндә, башкала җитәкчесе шәһәр хакимиятенең барлык планнары да “Сәламәтлек бишьеллыгы” программасын эшләгәндә билгеләнгәнлеген ассызыклады, ул үз эченә медицина үсешен дә, спорт белән шөгыльләнер өчен шартлар булдыруны да, яшелләндерү һәм төзекләндерү мәсьәләләрен дә, шулай ук Казандагы тормышның дәрәҗәсен күтәрә торган башка бик күп мәсьәләләрне дә ала.
Балалар тууны үстерү өстенлекле юнәлешләрнең берсе булып кала. “Узган елда Казанда чын “бәби-бум” булды, бу елгы нәтиҗәләр буенча да без янә рекордлы күрсәткечкә барабыз. Бездә якынча 20 мең сабый туды”, - дип билгеләде Илсур Метшин.
Шәһәр җитәкчесе яңа туган балаларның саны һичшиксез социаль инфраструктура үсеше белән бергә барырга тиеш, дип өстәде. “Киләсе елда Казанда 25 яңа балалар бакчасы төзеләчәк. Элегрәк без елына бер-ике балалар бакчасы гына төзи идек. Федераль җитәкчелек, “Бәләкәч” республика программасы, “Сәламәтлек бишьеллыгы” һәм инвесторлар ярдәме белән соңгы елларда без 60 мәктәпкәчә белем бирү урчеждениеләренә артабыз. РФ Президентының Хакимияткә адресланган соңгы юлламасында яңа мәктәпләр төзү зарурлыгы турында җиткерелде”, - диде Казан Мэры.
Туры эфирда яңгыраган канәгатьсезлекләрнең берсе балалар бакчасларына түләүләрнең артуы белән бәйле иде.
“Күп гаиләләр өчен бу – зур акча, уртача алганда бәяләр бер мең сумга югарырак булачак. Дәүләт элеккечә үк күпчелек чыгымнарны әлеге ихтыяҗлыкларны канәгатьләндерер өчен тота. Мисалга, баланы муниципаль балалар бакчасына йөртү 8000 сумга төшә. Шул исәптән, ярдәм итүнең социаль чаралары да бар. Казанда 17200 ата-ана әлеге хокук белән кулланды, аларның барысы да субсидия алачак”, - диде Казан Мэры.