Тантанада Рөстәм Миңнеханов һәм Илсур Метшин катнашты.
(KZN.RU, 25-нче декабрь). Кичә Татарстан Республикасында "Ел җитәкчесе" республика иҗтимагый конкурсына нәтиҗәләр ясалды. Тантаналы чара "Корстон" кунакханә сәүдә-күңел ачу комплексында үткәрелде, анда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Тантанада шулай ук ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Премьер-министры Ильдар Халиков, Казан Мэры Илсур Метшин, ТР Дәүләт Советы депутатлары, ТР Хөкүмәте әгъзалары, республика министрлыклары һәм ведомстволары, муниципаль берәмлекләре, предприятиеләре җитәкчеләре һәм башкалар катнашты.
Конкурсның оештыру комитеты - "ТР предприятиеләр һәм эшмәкәрләр ассоциациясе" нигез салган "Татарстан. XXI гасыр җитәкчеләре" фонды.
Конкурста җиңүчеләрне һәм тантанада катнашучыларны сәламләп, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бөтенесен 2013 ел тәмамлануы белән котлады. «Ел гади генә булмады, вакыйгалар күп булды, - дип әйтте Рөстәм Миңнеханов. - Без Казанда җәйге Универсиаданы уздырдык. Авыр икътисадый торышка карамастан, икътисад күрсәткечләрен саклап калдык, Татарстан Республикасының тулаем төбәк продукты 1 трлн. 520 млрд сумны тәшкил итте. Әлбәттә, бу - биредә булган җитәкчеләр, алар җитәкләгән коллективлар һәм предприятиеләр казанышы. Сезне, җитәкчеләр, һәм сезнең коллективларны елның шундый күрсәткечләре белән котлыйм, шулай ук якынлашып килүче яңа ел белән тәбрик итәм».
Быел республикада булган ике вакыйгага тукталмыйча кала алмыйм, диде Рөстәм Миңнеханов. Ул республиканың ике эре предприятиесе җитәкчеләре башка урыннарга күчкәнен искәртте. Беренче чиратта, “Татнефть” ачык акционерлык җәмгыятенең 1999 елдан җитәкчесе булган Шәфәгать Тәһаветдинов. Рөстәм Миңнеханов искә алган республика дәрәҗәсендәге икенче җитәкче - озак еллар "Түбән Кама нефтехим" ААҖ башлыгы булган Владимир Бусыгин.
Ел нәтиҗәләре турында сөйләгәндә, Рөстәм Миңнеханов республика икътисадта ирешкән күрсәткечләр бердәм эш алып барганга мөмкин булганын билгеләп үтте.
Шуннан “Ел җитәкчесе-2013” республика иҗтимагый конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды. Быел конкурста түбәндәге номинацияләр булды - көндәшлеккә сәләтлелек, актив инвестицион эшчәнлек, инновацион эшчәнлектәге казанышлар, югары социаль җаваплылык, кадрлар потенциалы актив үсеше, җитештерүдә экологик куркынычсызлык өчен, кече (урта) бизнес предприятиесе белән уңышлы идарә иткән өчен, хезмәттә куркынычсыз һәм сәламәт шартлар формалаштырган өчен.
Конкурс лауреатларын алтын күкрәк тамгалары һәм дипломнар белән бүләкләделәр, дип хәбәр итә ТР Президентының матбугат хезмәте.
Тантана концерт программасы белән дәвам итте.
Фоторепортаж
(А)