Депутатлар 11 мәсьәлә буенча фикер алышачак һәм карарлар кабул итәчәк.
(KZN.RU, 25-нче декабрь). Әлеге минутларда Казан шәһәре думасының 2013 елдагы соңгы XXVIII сессиясе үз эшен башлап җибәрде. Утырышны Казан Мэры Илсур Метшин үткәрә. XXVIII сессиядә 50 депутатның 45-е катнаша. Карар кабул итәр өчен кворум бар.
Сессия барышында депутатлар 11 мәсьәлә буенча фикер алышачак:
Казан шәһәрендәге яшьләр сәясәте турында;
Казан шәһәре территориясендә реклама эшчәнлеген тәртипкә салу турында;
“Казан шәһәре Думасының “Казан шәһәре муниципаль берәмлегенең 2013 ел һәм планлы 2014 һәм 2015 еллары бюджеты турындагы”гы карарына үзгәрешләр кертү турында;
“Казан шәһәре Думасының “Казан шәһәре муниципаль берәмлегенең 2014 ел һәм планлы 2015 һәм 2016 еллары бюджеты турындагы”гы карарына үзгәрешләр кертү турында;
Торак программаларның үтәлеше турында;
Казан шәһәренең Җирдән куллану һәм төзелеш алып бару кагыйдәләре шәһәр төзү регламентлары карталары зонасына үзгәрешләр кертү турында;
Казан шәһәре Думасының “Казан шәһәрен төзекләндерү кагыйдәләре турында”гы карарына үзгәрешләр кертү турында;
Казан шәһәре Думасының “Балигъ булмаган балаларның эшләре буенча комиссия һәм аларның хокукларын саклау” турындагы карарына үзгәрешләр кертү турында;
Казан шәһәре муниципаль берәмлеге Уставына үзгәрешләр кертү турында;
Депутатларның сайлаучылар алдында округларда исәп-хисап тотулары турында;
Казан шәһәре Думасының 2014 елга эш планы турында.