Казан шәһәре Думасы депутатлары Башкарма комитетка Казанның яшьләр сәясәте концепциясен эшләргә кушты.
(KZN.RU, 25-нче декабрь). Казанда яшьләр сәясәтенең яңа концепциясен Башкарма комитетка киләсе елда эшләп бетерергә кирәк булачак. Бүген Казан шһәәре Думасы сессиясендә депутатлар шундый карар кабул итте.
Әлеге концепция яшьләрнең тәрбия, мәгариф, рухи һәм физик үсешен үз эченә алачак. Моннан кала, концепциянең өстенлекле якларында җәмгыять өчен әһәмиятле булган инициативаларны тормышка ашыру өчен шартлар булдыру һәм җәмгыятьтәге сәяси тормышта катнашу, шулай ук яшьләр сәяәсәте инфраструктурасының үсеше, шул исәптән муниципаль лагерьларны, яшүсмерләр клубларын һәм яшьләр үзәкләрен үстерү бар.
Казанда 150 меңләп яшь буын вәкиле яши. Балалар һәм яшьләр эшләре буенча комитет рәисе Сергей Миронов тарафыннан яңгыраган сораштыру нәтиҗәләре күрсәткәнчә, яшьләрнең 87%-ы Интернеттан куллана, ә 13%-ы – даими рәвештә онлайнда. “Димәк, яшь кешегә юл ашказаны аркылы түгел”, - дип шаяртып билгеләде ул. Моннан чыгып, Балалар һәм яшьләр эшләре буенча комитет үзенең эшендә виртуаль дөньяга басым ясарга кирәклекне җиткерде.
Яшьләр хәрәкәте үсешенә яңа импульсны, һичшиксез, 2013 елда узган XXVII җәйге студентлар Универсиадасы бирде. Аппарат җитәкчесе – “Казан-2013” Башкарма дирекциясе генераль директорының урынбасары Лариса Сулима тагы бер мәртәбә җәйге студент Уеннары чорында югары уку йортлары һәм урта махсус белем бирү йортлары студентлары башкарган эшләрнең әһәмиятлелеген искәртеп үтте. “Студентлар бу елдагы Уеннарның яхшы оештырылуының төп этәргече булды”, - дип билгеләде ул. Шуны да исәкртеп үтәргә кирәк, Уеннарга әзерлек һәм аларны уздыру чорында меңләгән студентлар армиясен җәлеп итеп булды: дөньяның 38 иленнән 19 меңнән артык кеше катнашты.
Лариса Сулима фикеренчә, яшьләрнең Универсиададан соң калган активлыгын хәзерге вакытта саклап калу мөһим. “Күпләр хәзер чираттагы зур дөньякүләм спорт чараларын көтеп яши. Шул рәвешле, ике көн эчендә Сочидагы кышкы Олимпиада уты эстафетасында катнашу өчен социаль челтәрләр аркылы 400 волонтерны җыюга ирештек”, - дип мисал китерде Л.Сулима.
Бердәм яшьләр үзәге, советы, яшьләр сараен яисә яшьләр сәясәте үзәген булдыру зарурлыгы да килеп басты. Сергей Миронов фикеренчә, Казан – яшьләр советы тулысынча яшьләр кулында булган һәм шәһәр сәясәтендә актив катнашкан беренче шәһәр булырга мөмкин. “Яшьләрне кайгыртмаган җәмгыятьнең киләчәге юк”, - дип өстәде ул.
Шәһәр Мэры Илсур Метшин яшьләр үзәген, яңаларын төзеп тормыйча, гамәлдәге объектлар базасында урнаштырырга тәкъдим итте. Мисал өчен, мондый үзәкне Универсиада авылында яисә федераль университет базасында урнаштырып була. “Биналар җитәрлек, хәзер аларны файдалы итеп кулланырга кирәк”, - дип ассызыклады ул. Илсур Метшинны ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министры Рафис Борһанов та хуплады һәм үзебездәге мәйданчыкларны яңа эчтәлек белән баетырга кирәк, дип өстәде.
Сергей Миронов яшьләр сәясәте үсешендә өстенлекле юнәлешләрнең берсе буларак “мин Казанны яратам” брендбугын (танылган “мин яратам сине Нью-Йорк” бренды рәвешендә) булдырырга тәкъдим итте. Әлеге брендның төп промоутеры, һичшиксез, яшьләр булачак.
Яшүсмерләр яшьләр сәясәтенең әһәмиятле объекты булып тора. Яшүсмерләр белән эш күпчелек очракта шәһәр клубларында тормышка ашырыла. Казан әлеге традицион үзара эшләү форманы саклап калды: 66 яшүсмерләр клубында хәзерге вакытта 16,5 мең бала шөгыльләнә. Клублар балалар арасындагы җинаятьчелекне бетерүгә, наркомания һәм тәмәкегә каршы көрәш буенча яхшы профилактика чарасы булып тора.
Профильле комитет рәисе яшьләр өлкәсендәге проблемаларны да кузгатты. Күпчелек муниципаль лагерьларның начар халәттә булуы, яшьләр сәясәте хезмәткәрләренең түбән хезмәт хакы алуы әлеге проблемалар арасында иң кискеннәре. Казан шәһәре Думасының депутаты Максим Скалозубов билгеләп үткәнчә, ел саен бүленеп бирелә торган финанс керемнәр бары тик “тишекләрне генә ямарга” булыша һәм төп проблемаларны чишәргә җитми. Шуңа бәйле рәвештә депутатлар, 2014 елга капитал салу программасы буенча капиталь ремонт һәм Казанның муниципаль балалар лагерьлары өчен кирәк-яракларны сорап, Татарстан Республикасының Министрлар Кабинета мөрәҗәгать итәргә булганнар.
Нәтиҗә ясап, Илсур Метшин министрлыктагы, Универсиада дирекциясендәге хезмәттәшләренә нәтиҗәле башкарган хезмәтләре, бигрәк тә җәйге студент Уеннары вакытындагы эшләре өчен рәхмәтен җиткерде, һәм вакытның яңа бурычлар һәм проектлар куйганлыгын, алар өстендә дә бергәләп эшләргә кирәк булганлыкны ассызыклады.