Бүләкләр арасында – Казан грамоталары, Мэрның рәхмәт хатлары һәм “Мактауга лаеклы хезмәте өчен” аерым хөрмәтләү билгесе.
(KZN.RU, 25-нче декабрь). Бүген Казан шәһәре Думасының XXVIII сессиясе эше барышында шәһәр Мэры Илсур Метшин XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиаданы уздыру нәтиҗәләре буенча бүләкләр тапшырды.
Бүген бүләкләнүчеләр арасында – шәһәр Башкарма комитеты, Башкарма комитет карамагындагы учреждениеләр, район администрациясе, Универсиада дирекциясе хезмәткәрләре, шулай ук сәламәтлекне саклау, транспорт һәм мәдәният өлкәсендә хезмәт куючылар.
Шәһәр җитәкчесе Казан грамоталарын, Мэрның Рәхмәт хатларын һәм “Мактауга лаеклы хезмәте өчен” аерым хөрмәтләү билгесен тапшырды. Аерым алганда, соңгысы белән ПАТП-2 баш инженеры Валерий Бормонтов билгеләнде. Казан муниципаль берәмлеге башлыгының урынбасары Людмила Андреева җәйге студент Уеннарын әзерләү һәм үткәрүдә актив катнашкан өчен Мэрның Рәхмәт хатын алды.
Бүген “Казан-2013” Башкарма дирекциясе”нең элеккеге директоры, хәзерге вакытта “Рубин” футбол командасының генераль директоры булган Владимир Леонов, Универсиада Авылы мэры Фәрит Габделганиев, 7-нче номерлы балалар поликлиникасының баш табибы Таиса Чернова, "Цудзуки” яшүсмерләрнең хәрби сәнгать үзәге директоры Иван Аргаков һәм башкаларга бүләк тапшырылды.
Владимир Леонов тапшырылган, Башкарма комитет һәм депутатлар корусы белән бергәлектә башкарылган кызыклы хезмәт еллары өчен Илсур Метшинга рәхмәтен җиткерде. Җавап бүләге буларак “Рубин”ның яңа директоры Мэрга Универсиада факелын тапшырды, әлеге факел 2013 ел Универсиадасы уты эстафетасы кысаларында дөнья тирәли сәяхәт иткән.
Бүген бүләкләнүчеләр арасында 18 кеше бар иде.