Транспорт комитетында 275-30-50 номеры буенча кайнар линия телефоны даими рәвештә эшләячәк
(KZN.RU, 28-нче декабрь). Казан Мэры Илсур Метшин бүген эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә яңа ел бәйрәмнәрендә җәмәгать транспорты эшен туктаусыз эшләүне оештырырга кушты. Транспорт эшенә карата Казан халкыннан шелтәләр булырга тиеш түгел.
Яңа ел бәйрәмнәрендә – 1-8 гыйнварда – шәһәргә транспорт хезмәте күрсәтү “ял көне” графигы буенча оештырылачак. Яңа ел төнендә 27 автобус, 3 трамвай һәм 10 троллейбус – барлыгы 40 маршрут эше төнге 2-гә кадәр озайтылган, метро исә төн уртасына кадәр ачык булачак. 1-нче гыйнвар көнне шәһәр урамнарына транспорт иртәнге 7-дә чыгачак һәм кичке 11-гә кадәр йөриячәк.
7-нче гыйнвар көнне, Раштуа бәйрәм хезмәте тәмамлануга, төнге икенче яртыга “Үзәк стадион” тукталышына махсус автобус һәм троллейбуслар чыгарылачак.
Бәйрәм көннәрендә шәһәрнең Транспорт комитетында һәм транспорт предприятиеләрендә штаттан тыш хәлләр барлыкка килү очрагына тәүлек дәвамында кизү тору эше оештырылган. 275-30-50 телефон номеры буенча кайнар линия эше даими рәвештә гамәлдә булачак.
Казан Мэры Илсур Метшин транспорт комитетына һәм барлык пассажирлар автотранспорт предприятиеләренә бәйрәм көннәрендә җәмәгать транспортын өзлексез эшләүне җайлау буенча теләген белдерде.