Мондый уникаль инфраструктура хәтта Европа шугалакларында да юк, дип билгеләде Илсур Метшин.
(KZN.RU, 28-нче декабрь). “Казан-Арена” футбол стадионы янындагы гаять зур шугалак 29-нчы декабрь тулы көчкә эшли башлаячак. Бу хакта шәһәрнең Башкарма комитетында узган аппарат киңәшмәсендә бүген Татарстан башкаласы Мэры Илсур Метшин хәбәр итте.
“Кичә без ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов белән чыршы шәһәрчекләрен карап чыктык. Кызганычка каршы, һава торышына бәйле рәвештә тулы күләмдә башкару мөмкинлеге булмады, шуңа карамастан, чыршылы шәһәрчекләр бизәлгән. Узган елны бездә 68 шәһәрчек булса, быел аларның саны – 80. Без Меңъеллык паркындагы чыршылы шәһәрчектә булып кайттык, “Әкият” курчак театры янындагы боз шәһәрчеген карадык. Мәйданчык яңа ел бәйрәмнәрендә генә түгел, мартка кадәр эшләячәк дип ышанабыз”, - дип билгеләде Илсур Метшин.
Мэр Президент белән бергәлектә “Казан-Арена” стадионы янындагы шугалакта да булып кайтты. “Нәфис” компанияләр төркеме көче белән салынган күңел ачу мәйданчыгы Россиядә иң эреләрдән санала. Шәһәр башлыгы казанлыларга искиткеч зур яңа ел бүләге өчен, шәһәр социаль проектларын тормышка ашыруда катнашканы өчен “Нәфис” компанясенә рәхмәтен белдерде. Илсур Метшин шулай ук моның кадәр инфраструктура һәм уңайлылыкның хәтта Европа шугалакларында да юклыгын билгеләде.
“Шугалакны рәсми рәвештә ачу турында әле хәбәр ителмәде, әмма анда шуучы балалар шактый. Мәйданчык матур итеп бизәлгән, тимераякларны алу пунктының җылытылган булуы, чәй эчү урыны кебек барлык нюанслар исәпкә алынган. Шугалактан алып кафега кадәр махсус резинадан юл салынган – бусы Европада да юк. Тимераякта ук узып, чәй эчәргә, коймак һәм башка камыр ризыклары ашап алырга була. Бәяләр дә арзан. Ирек Богуславский – һәрьяклап төпле кеше”, - дип шугалактан тәэсирләре белән бүлеште Мэр.
“Без “Нәфис” компанияләр төркеменең социаль җаваплылыгы турында сөйләдек инде. Җитештерү күләме буенча “Нәфис” кебек компанияләр саны унлап булыр, һәрберсе шуның кадәр эшләсә, шәһәребез дә, республикабыз да, илебез дә яхшырак булыр иде”, - дип нәтиҗә ясады Илсур Метшин.