Әлеге күрсәткечләр буенча Казан Россиянең эре шәһәрләре арасында лидер булып тора.
(KZN.RU, 28-нче декабрь). 1-нче гыйнвардан алып 5-сенә кадәр Казан кунакханә фондының 60%-тан күбрәгенә бронь ясалган, дип хәбәр итте бүгенге аппарат киңәшмәсендә шәһәр Башкарма комитетының Икътисади үсеш җитәкчесенең урынбасары Иван Кузнецов.
Иван Кузнецов “Booking.com” он-лайн бронь системасының мәгълүматларын китерде, әлеге күрсәткечләр буенча Казан абсолют лидер булып тора. Кунакханә номерларының 36%-ы Мәскәүгә туры килә, 56%-ы – Санкт-Петербургка, 43%-ы – Сочига, 51%-ы – Түбән Новгородка, 35%-ы – Екатеринбургка, 25%-ы – Самарага.
Яңа ел каникулларын Казанда үткәрергә карар кылган туристларның күбесен шәһәрнең тарихи үзәге кызыксындыра.
“Узган елда күпчелек хәлле кешеләрнең Европа илләренә түгел, ә Казанга килүләре минем өчен ачыш булды. Бронь ясалган кунакханәләрнең проценты буенча, без лидерлар рәтендә барабыз, бу безнең өчен бик әһәмиятле һәм күп нәрсәләр турында сөйли дә. Билгеле ки, кунакларны яхшылап каршы алу өчен дә барлык көчне куярга кирәк”, - дип билгеләп үтте Казан Мэры Илсур Метшин.