Бәйрәм кунаклары өчен күңелле программа һәм җылы чәй әзерләнгән иде.
(KZN.RU, 30-нчы декабрь). Көтеп алынган боз шәһәрчегенең ачылышы Казанның “Әкият” курчак театры каршында булды. Боз комплексының ачылышына рәсми стартны шәһәр Мэры Илсур Метшин бирде. Шәһәр башлагы казанлыларны якынлашып килүче Яңа ел белән котлады, балалар белән аралашты һәм иң кечкенәләрен боз тауларында шудыртты.
Исегезгә төшерәбез, башта боз шәһәрчеген ачу тантанасы 26-нчы декабрьгә планлаштырылган иде. Әмма һава торышы үзенең төзәтмәләрен кертте. Декабрь башындагы җылы һава торышы аркасында һәм каткан боз булмау сәбәпле, мастерлар корылманы бары тик 15-нче декабрьдә генә, ягъни планлаштырылган сроктан 2 атна соңрак ясый башлады. Шуңа бәйле рәвештә шәһәр хакимияте боз мәйданчыгы ачылышын чигереп торды.
Шуңа да карамастан, бүген боз шәһәрчеге тулы көченә эшли башлады. Тиешле вакытка өлгертер өчен, төзүчеләр биредә 2 сменада эшләде, көн саен 200-ләп кеше хезмәт куйды, шул исәптән Россиянең төрле шәһәрләреннән 15 рәссам-бозга уеп рәсем ясаучы катнашты. “Безнең төзүчеләребезнең кыска вакыт эчендә шундый зур боз шәһәрчеген ясап чыгулары чыннан да әкият. Иртәгә термометр баганалары минуска төшә, барлык боз сыннары да ахыргача ясалып бетәчәк, һәм балалар ата-аналары белән чын боз әкиятендә була алачаклар”, - дип билгеләде шәһәр җитәкчесе.
Узган ел белән чагыштырганда, бу елда боз шәһәрчеге ике тапкырга зуррак, ә боздан ясалган сыннарның саны исә 4 тапкырга артып китә диярлек. Бер ярым гектарда 80-ләп сын ясалган. Алар арасында боздан лабиринт, коймалар, ныклык, шуа торган касә, әкият сыннары һәм туй фотосессияләре өчен боз аркасы да бар.
Шәһәрчек зонасы шартлы рәвештә ике зур зонага бүленгән. Курчак театрына якын территоиядә Кар Байбай һәм Кар Кызының төп сыннары, чыршы, сарай һәм балалар өчен таулар урнаштырылган. Икенче өлеше күбрәк уен өчен каралган: биредә зур тизлектә шуып була торган таулардан төшеп, җылынып һәм “боз” йортларда чәй эчеп була. Иң зур тауның озынлыгы – 42 метрны, биеклеге – 12 метрны, төшү урынының озынлыгы 35 метрны тәшкил итә.
Боз конструкцияләренең куркынычсызлыгын тәэмин итү максатыннан алдан ук агач каркас куелган иде, соңыннан ул боз белән уратып алынды. Мәйданчыкта 4 ут баганасы урнаштырылды, барлык сыннар да караңгы вакытта янып тора, шуның хисабына кичен боз шәһәрчеге тагы да могҗизави төс ала.
Боз шәһәрчегендәге Яңа ел чыршысында да утлар янды. Бәйрәм кунакларын Яңа елның яраткан геройлары – Кыш Бабай һәм Кар Кызы катнашынлыгындагы күңелле программа сөендерде. Шәһәрчек территориясендә барлык кунаклар өчен дә бушлай чәй белән камыр ризыклары әзерләнгән иде.
“Яңа елга кадәр бик аз вакыт калды, барлык теләкләр дә тормышка ашсын, Яңа ел яңа бәхетләр алып килсен”, - дип казанлыларга теләкләрен җиткерде Мэр.