Казан Башкарма комитеты җитәкчесе вазифасына конкурс 2014 елның 22 гыйнварына билгеләнгән.
(KZN.RU, 30-нчы декабрь). Бүген Казан шәһәре Думасының ХХIX сессиясендә депутатлар шәһәр Башкарма комитеты Җитәкчесе Алексей Песошинның отставкага чыгуын кабул иттеләр. Моннан тыш, депутатлар Башкарма комитет Җитәкчесе вазифасына конкурс үткәрү көнен билгеләделәр.
Чираттан тыш сессияне Казан Мэры Илсур Метшин үткәрде. Сессия башланганчы, шәһәр башлыгы 2013 елгы Универсиаданы әзерләгән һәм үткәргән өчен чираттагы бүләкләрне тапшырды. Утырышта депутатлар ике оештыру мәсьәләсе буенча киңәшләшеп карар кабул иттеләр: Казан Башкарма комитеты Җитәкчесенең вәкаләтләрен вакытыннан алда туктату һәм әлеге вазифага конкурс үткәрү хакында.
Казан Мэры Илсур Метшин Казан шәһәре Думасына Алексей Песошиннан, Татарстан Хөкүмәтенә яңа вазифага күчү белән бәйле рәвештә, Башкарма комитет җитәкчесе вәкаләтләрен вакытыннан алда калдыру турындагы гариза килгәнен хәбәр итте. Ул шулай ук А.Песошинның кандидатурасы Татарстан Президенты тарафыннан ТР беренче вице-премьеры вазифасына тәкъдим ителгәнен искә төшерде. 26-нчы декабрьдә әлеге инициатива ТР Дәүләт Советы тарафыннан хупланды.
Шуны да әйтергә кирәк, Алексей Песошин Татарстанның беренче вице-премьеры вазифасында үз эшенә 2014 елның 10-нчы гыйнварыннан керешәчәк. Аңа кадәр ул Казан Башкарма комитеты җитәкчесенең эшләрен әлеге эшләрне вазифага башкаручыга тапшырачак.
Илсур Метшин Алексей Песошинның кандидатурасы җөмһүриятебез Хөкүмәтендә төп вазифаи урыннарның берсенә тәкъдим ителүе – Татарстан Президенты тарафыннан зур ышаныч икәнен билгеләде. Шәһәр башлыгы Башкарма комитет җитәкчесенә уртак хезмәт өчен рәхмәтен белдерде. “Алексей Валерьевич куелган мәсьәләләрне намус белән хәл итте. Шәһәрдә булган күпчелек вакыйгалар, күп кенә программаларның тормышка ашырылуы Алексей Валерьевич төп рольне уйнаган команда тарафыннан башкарылды”, - диде шәһәр башлыгы.
Илсур Метшин Алексей Песошинга “Казан файдасына башкарган хезмәте һәм батырлыгы өчен” аерым хөрмәт билгесе һәм “касә гаилә җылысы, сәламәтлек һәм иминлек белән тулсын” дигән теләкләр белән кулдан эшләнгән ваза – истәлекле бүләк тапшырды. Булачак беренче вице-премьерга яңа эш урынында уңышлар теләде.
Җавап сүзендә Алексей Песошин шулай ук рәхмәт сүзләрен җиткерде. “Эшебездә нинди генә авырлыклар булса да, без һәрвакыт уртак тел таба алдык”, - диде А.Песошин.
Бүген үк депутатлар Казан Башкарма комитеты җитәкчесе вазифасына конкурс үткәрү турында карар кабул иттеләр. Конкурс 2014 елның 22-нче гыйнварында үткәреләчәк. Шуңа кадәр конкурс комиссиясе әлеге вазифага дәгъвачылардан гаризалар кабул итәчәк.