Казан Мэры Татарстан башкаласы халкын Яңа ел белән тәбрикләде.
(KZN.RU, 31-нче декабрь). Казан Мэры Илсур Метшин Татарстан башкаласы халкын Яңа ел белән котлады.
“Кадерле казанлылар!
Сезне якынлашып килгән 2014 ел белән котлыйм!
Яңа ел гадәттәгечә безне тылсымлы әкият мохитенә иңдерә, алда тагын да яхшырак булырына ышаныч бүләк итә һәм узып барган елның төп нәтиҗәләрен чыгарырга этәрә.
2013 ел Казан өчен әһәмиятле вакыйгалар һәм үзгәрешләр вакыты булды. Һичшиксез, XXVII Бөтендөнья студентлар спорт уеннары – илнең иң яңа тарихында гаять зур спорт вакыйгасы, елның төп казанышы булды. Универсиада Казанны үзгәртте һәм Россия Президенты Владимир Путин әйткәнчә, Европаның иң матур шәһәрләренең берсенә әйләндерде, һәм үзенең бай мирасын калдырды. Казандагы уеннар тарихта хаклы рәвештә иң шәбе дип кереп калды, һәм анда, кадерле казанлылар, һәркайсыбызның хезмәте, өлеше бар. Шәһәребезгә карата олы мәхәббәтегез һәм аның киләчәгенә битараф булмавыгыз, Казан файдасына хезмәтегез, уртак йортыбызны тагын да яхшырак итү теләгегез өчен олы рәхмәтемне кабул итегез. Бергәләшеп иң катлаулы максатларга ирешә алуыбызны расладык, алга таба да эшебез күп, һәм бергә-бергә иң яхшы нәтиҗәләргә ирешербез, барлык авырлыкларны җиңеп чыгарбыз дип ышанасы килә.
Яңа ел җиткәндә, минем иң ихлас теләкләремне кабул итегез, бәхетле, сәламәт һәм имин булыгыз. Бәйрәм көннәрендә дә, көндәлек тормышта да уңышлар һәм казанышлар сезнең даими юлдашыгыз булсын. Өйләрегездә муллык, гаиләгездә тынычлык һәм мәхәббәт булсын!” – диелә шәһәр башлыгы котлавында.