И.Метшин "Олимпия кәшәкәсе"н Сочидагы кышкы Уеннарның 9 меңенче факел күтәреп баручысына тапшырды.
(KZN.RU, 31-нче декабрь). Олимпия утының Татарстан башкаласындагы эстафетасында Казан Мэры Илсур Метшин “167” номерында катнашты. Шәһәр башлыгы яндырылган факелны Кремль урамы буенча Казан Кремленең Спас башнясыннан алып Утны тапшыруның киләсе пункты – ТР Милли музеена кадәр алып барды.
Йөгерешнең финишында Илсур Метшин журналистларга үз тәэсирләрен җиткерде һәм бүгенге эстафетаны июль аенда Казандагы Универсиаданың утын каршылау белән чагыштырды.
“Ярты ел элек, 2013 елгы Универсиаданың факелын күтәреп барганда җаваплылык йөге мәшәкате тоелды: бар да әле башлана гына...Бүген мин, гадәти россиялы сыман, Олимпиада факелын күтәреп бардым һәм бик борчылдым. Гадәти факел алып баручы булу бик ошады. Шундый хөрмәт-шәрәфкә мин бик шат!” – диде шәһәр башлыгы.
Олимпия уты эстафетасының 9 меңенче катнашучысын тәбрикләү Казан Мэры өчен тагын бер мактаулы бурыч булып торды. Илсур Метшин казанлы Илсур Кәримуллинга “Олимпия кәшәкәсе”н тапшырды һәм аның “Олимпиада вакытында хоккей уенынында алдын китерәчәгенә” өметен белдерде.
“Сочидагы Олимпиада – тарихи вакыйга, 2014 елгы Уеннарның факелын кабул итү шәһәр өчен зур хөрмәт. Олимпиаданы оештыручы-хезмәттәшләремә һәм спортчыларга уңышлар телим. Сочидагы Уеннарда шатлану һәм горурлану өчен сәбәпләрнең күбрәк, ә Олимпиаданың яңа Россиянең тагын бер алтын бите булуын телим!” – дип билгеләде Мэр һәм яңа елда бәхет теләде.
Факел Татарстан башкаласының башка урамнары буенча китте, эстафета “Казан-Арена” стадионында шәһәр Олимпия уты касәсе яндыру тантанасы белән тәмамланачак.